Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
27 гыйнвар 2021, 11:50

Авыл проблемаларын бергәләп хәл итәргә

Атҗитәр авыл биләмәсенең Сулы-Куак авылында 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде.

Җыелышта Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлйөзем Гандәлиф кызы Уразбахтина халыкны Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуның максаты һәм шартлары белән таныштырып чыкты.
Арытабан конкурста катнашып, район бюджетыннан акча алу өчен авыл халкының көнүзәк проблемалары тикшерелде. Нигездә, бер авылның мәнфәгатьләренә кагылышлы проектлар тәкъдим ителде. “Азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар кирәк булса, Бозаяз авылына йөрибез, үзебезнең авылга лавка кирәк”, “Авылга кергән урындагы буаны ныгытырга кирәк, аны агызып алып китсә, авылга юл ябылачак”, “Авылда балалар бик күп, уен мәйданчыгын төзекләндерергә кирәк” - дигән бик күп тәкъдимнәр яңгырады.
Фикер алышу бик җанлы барды. Катнашучылар бер фикергә килеп, бүгенге көндә авылның мөһим проблемаларының берсе – балалар өчен уен мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсенә тукталды.
Проектны тормышка ашыруда акчаның бер өлеше республика казнасыннан һәм район бюджетыннан бүленә. Халык та үз өлешен кертә. Килешү карары нигезендә һәр ихатадан 1000әр сум акча җыярга дигән карарга килделәр.
Акча җыю, авыл биләмәсе хакимияте һәм урындагы халык белән берлектә проектны тормышка ашыру өчен Рәмил Кодакаев, Рәзидә Уразбахтина, Әлфия Уразбахтинадан торган инициатива төркеме төзелде. Шулай итеп, башлангычның конкурста җиңеп чыгып, бу турыда рәсми игълан ителгәннән соң, аларга халыктан акча җыю һәм эш барышын күзәтү астында тоту бурычы йөкләтелде.
Акча артып калган очракта, балалар уен мәйданчыгы биләмәсен төзекләндерү һәм аның тирәли агачлар утыртырга, дигән карарга килделәр.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/650629.
Читайте нас: