Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
2 февраль 2021, 11:55

Иң мөһиме – балаларны хәстәрләү

Көн салкын булуга карамастан, Иске Кыешкы авылының Уфа Кырымы бистәсендә яшәүчеләр Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен иртән-иртүк тәгаенләнгән урынга җыелды.

Монда яшәүче халыкның яңа төзелгән бистәне төзекләндерүгә битараф булмаулары, тату яшәүләре күренеп тора. Кабак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов чараны ачып, халыкны программаның мөмкинлек­ләре һәм шартлары белән таныштырып үтте. Берәүләре су үткәрү, икенчеләре юлларны төзекләндерү буенча фикерл­әрен тәкъдим итсә, күбесе авылда балалар өчен заманча уен мәйданчыгы төзү кирәклегенә тукталды.
Сайланган инициатива төркеменең төп бурычы – халыктан акча җыю һәм эш барышын күзәтү астында тоту. Бу эш авылның активистлары - Ирина Хаҗивәлиева, Зөлфия Сөнәгатуллина, Алина Кожевникова, Елена Ястребоваларга йөкләтелде.
Республика казнасыннан бүленгән акчага авыл халкы, иганәчеләр дә үз өлешен кертәчәк. 150дән артык йорт исәпләнгән авыл халкы һәр ихатадан 1әр мең акча җыярга, дигән фикергә килделәр.
Проект хупланып, якын киләчәктә яңа бистәдә балалар мәйданчыгы тө­зелсен һәм аларның шат тавышларына күмелсен иде.
Гөлчәчәк Алачева.
Автор фотосы.
Читайте нас: