Форум барышында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, күпфатирлы йортларны ремонтлау, тоту һәм хезмәтләндерү, биләмәләрне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Альфир Сабиров җыелучыларны уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлтелгән гамәлдәге республика һәм федераль программалар һәм аның чикләрендә нәрсәләр эшләнүе һәм нәрсәләр планлаштыруы турында сөйләде.
Альфир Фәрхәт улы билгеләвенчә, торак-коммуналь хуҗалыгы мөһим һәм социаль әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Байтак эшләр башкарылды, ләкин хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп әле.
Район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Валерий Волик билгеләвенчә, 2019 елдан башлап җылылык өчен хак факт буенча түләнә. Ягъни, кешеләр бу хезмәт өчен җәйге айларда түләми.
- Җылылык өчен квитанцияләр килгәч, кешеләрдә ризасызлык китереп чыгаруларын телевизор аша күреп торабыз. 2020 елның декабре өчен квитанцияләрдәге хаклар 45-200 процентка арткан. Бу “БашРТС” компаниясе тарафыннан хезмәтләндерелгән республика шәһәрләренә кагыла. Безнең районда мондый проблема юк, - ди Валерий Иванович. – Ел саен 1 июльдә җылылык өчен тариф раслана. Башка вакытта безнең аңа хакны күтәрергә хокукыбыз юк. 2019-2020 ел өчен тариф 2,99 процентка күтәрелде.
Чүп-чар реформасы
Шулай ук Валерий Иванович чүп-чар түккән өчен хакларның артуы турында сөйләде. Республика башлыгы Радий Хәбировның карары буенча, чүп-чар реформасы башында хезмәт өчен иң аз сумма дип 35-70 сум билгеләнгән иде, дип белдерде. Һәр авылда чүп-чар чыгару системасын оештыру өчен операторларга нәкъ менә шул сумма җитә иде.
Ике ел эчендә бу система җайга салынды – барлык авылларда да контейнер мәйданчыклары урнаштырылды, алар турында бердәм мәгълүматлар базасына белешмәләр кертелде, чүп-чар ташучы машиналар паркы артты, аларның эш итүен автоматлаштырылган система терки бара. Шуның өчен 2020 елның 1 сентябреннән тарифлар артты һәм чүп-чар түккән өчен 55 сумнан 75 сумга кадәр түләргә кирәк булды. Итеп бушату гына аз, аны сортларга бүләргә, киредән эшкәртергә һәм утильләштерергә дә кирәк бит әле. Әлеге вакытта республикада чүп-чар эшкәртүче бер генә завод та юк, чүп-чар җиргә өелә, ә бу экологик проблема. Шуның өчен төбәк операторлары полигоннар, сортларга бүлүче һәм эшкәртүче предприятиеләр төзергә тиеш. Моның өчен акча кирәк. Шулай, агымдагы елның 1 февреленнән чүп-чар түккән өчен хакны тагы бер тапкыр арттырырга, дип карар ителде: атнасына ике тапкыр һәм аннан да күбрәк чүп-чар чыгыралган урында түләү хакы 76 сум 17 тиен, ә ике тапкырдан азрак җыелган урында – хак элеккечә 55 сум кала.
- Чүп-чар реформасы башланыр алдыннан район биләмәсендә 48 чүплек бар иде. Ул гамәлдә булган чорда аның 29ын бетердек. Шул сәбәпле посадкаларда һәм юлларда чүп-чарлар күренми башлады. 2024 елга районда бер чүплек тә калырга тиеш түгел, - ди Валерий Иванович.
Борчыган проблемалар турында
Район биләмәсендә 174 күпфатирлы йорт исәпләнә һәм аларның һәрберсенең үз проблемалары бар. Авыл халкы үзләренең сорауларына җавапны идарә итүче компания вәкилләре һәм башка җаваплы шәхесләрдән шунда ук алды. Нигездә, алар йорт түбәләрен һәм фасадларын ремонтлауга, электр үткәргечләрне алмаштыруга кагыла. Альфир Фәрхәт улы күпфатирлы йортланы ремонтлауның тәүге этабы – түбәләрне алмаштыру, анда яшәүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, соңыннан гына йортларның тышкы ягы – фасады белән шөгыльләнергә кирәк, дип билгеләде. Шулай, Олыкүл авылының Яңа урамындагы 1нче санлы йортында яшәүче хатын күпфатирлы йортның түбәсе авария хәлендә дип мөрәҗәгать итте. Район власте планны киредән карау һәм бу йортның түбәсен алмаштыруны 2022 ел планына кертү үтенече белән бу мөрәҗәгатьне төбәк операторга җибәрәчәкбез, дип белдерделәр.
Шулай ук хакимият вәкилләре билгеләп үтүенчә, йортларны ремонтлауга, чүп-чар чыгаруга кагылышлы башка проблемаларны хәл итүдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыкның бурычлары булуы катлаулы проблема булып тора. “Водоканал” җәмгыяте директоры Фәнис Газизов хәбәр итүенчә, кайбер кешеләрнең бурычлары хәтта 150 мең сумга җитә. Альфир Фәрхәт улы халыкны моны аңлап карарга һәм хезмәтләр өчен вакытында түләргә чакырды.
Форум тәмамлану белән кешеләр шулай ук хакимият, торак-коммуналь хуҗалыгы, ресурслар белән тәэмин итүче оешма, идарә итүче компания вәкилләренә шәхсән мөрәҗәгать итә алды.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.