Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
12 февраль 2021, 12:01

Балаларның хәвефсезлеге хакына

Иске Бәбеч авылы халкы 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасына заявка биреп, үзләренең бәхетен сынап карарга булдылар. Тәүдә зур әзерлек эшләре алып барылды: авыл халкы белән алдан җыелышып, киңәшләштеләр, проектта катнашу буенча фикерләрен белделәр.

Йомгаклау җыелышында Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин чыгыш ясады һәм халыкны Урындагы башлангычларны хуплау программа­сының максаты һәм узган елларда авыл билә­мә­сенең бу программада катнашу нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук авыл биләмәсендәге шактый кискен социаль һәм инфраструктура проблемалары һәм бүгенге көндә аларны тормышка ашыру юллары тикшерелде.
Халык бертавыштан 2021 елда бу программада катнашырга теләк белдерде һәм иң мөһим проблема – Иске Бәбеч авылындагы “Җәйгор” балалар бакчасы бина­сы­ның түбәсен капиталь ремонтлау проектын хуплады.
“Җәйгор” балалар бакчасы моннан 37 ел элек ачылган булган. Бу вакыт эчендә ул нибары бер тапкыр гына – 20 ел элек ремонтланган. Бүгенге көндә түбәнең каркасы черегән, шиферы ярылган. Түбәдән су акмасын өчен аны урыны-урыны белән ремонтлап торалар. Ә хәзер аңа капиталь ремонт таләп ителә, чөнки мәсьәлә балалар бакчасына йөрүче 24 сабыйның хәвефсезлегенә кагыла. Бу проблема турында ата-аналар һәм учреждение хезмәткәрләре берничә тапкыр сөйләде. Агымдагы елда алар гомум көч белән бу социаль әһәмияттәге проектның тормышка ашуына ышаналар.
Алдан исәпләүләр буенча, эшләрнең гомум хакы 855 640 сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан бүленгән акчага кушып халыктан 63 380 сум акча җыярга кирәк булачак. Акчаның бер өлеше муниципалитет бюджетыннан бүленәчәк, иганәчеләр – крестьян-фермер хуҗалык башлыклары Ришат Мифтахов, Рәиф Халитов, Наил Галимов һәм “Уңыш” крестьян-фермер хуҗалыгы да үз өлешен кертәчәк.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча эшләрне күзәтү астында тоту өчен Гүзәл Галиуллина, Фирүзә Абдуллина, Юнир Дилмөхәмәтов, Илдар Хәсәнов, Рамазан Шәймәрдәновтан торган инициатива төркеме төзелде.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: