Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Проектның җиңүенә өмет зур

Сулы-Куак авылында халык бер гаилә булып дус һәм тату яши.

Шул көннәрдә үткәрелгән гомум җыелышта авыл халкы Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсен тикшерделәр һәм авылның “Акбашев урамындагы балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү” проекты өчен тавыш бирделәр.
Бу проект тормышка ашырылганда мәктәпкәчә балаларның һәм мәктәп укучыларының ялын оештыру; сәламәтлеген ныгыту кебек мөһим бурычлар хәл ителер иде. Шулай ук сәламәтләндерү чаралары үткәрү мөмкин булачак: кыш көне мәйданчыкта балалар өлкәннәрнең җитәкчелеге астында кардан төрле сыннар һәм таучыклар эшли ала. Шул вакытта авылда күбрәк яшь гаиләләр яшәргә калачак.
2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасы уңаеннан авыл мәдәният йортында балалар арасында “Минем хыялымдагы балалар мәйданчыгы” темасына рәсемнәр конкурсы оештырылды. Монда балалар зур теләк белән катнашты. Әлеге вакытта инициатива төркеме авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә конкурска электрон заявка бирү өчен документлар әзерләү буенча эш алып бара. Кыскасы, конкурста җиңеп чыгү өчен сулыкуаклылар барлык көчен сала. Димәк, проектның җиңүенә өмет зур.
Әлфия Уразбахтина.
Фото: Венера Гафарова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/700734.
Читайте нас: