Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Карлыман авылына “Юл картасы”

Агымдагы елда Карлыман авылында Шәҗәрә бәйрәме үткәреләчәк. Моңардан тыш, авыл “Аек авыл” конкурсында да катнашырга исәп тота. Шул көннәрдә Кырмыскалы авыл биләмәсе тарафыннан үткәрелгән җыелышта сүз шул хакта барды.

“Түгәрәк өстәл”дә авыл старостасы Нур Гаделшин, урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Зәбир Кулгунин, авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәт­кәрләре, укытучылар һәм активистлар катнашты.
- Авылда яшәгән 572 кешенең 150се – яшьләр. Авылны үстерү өчен мөм­кинлекләр бар. Бүген без авыл халкының тормыш сыйфатын тикшереп үтәбез, - диде Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов.
Карлыман авыл клубы мөдире Зөлфия Ишембаева билгеләвенчә, мә­дәният йортына, шул исәптән җылыту системасына ремонт үткәрелгән. Халык 23 февраль һәм 8 март кебек бәйрәм чараларына теләп йөри. Ләкин мәдәният учреждениесе авыл халкын үзенә тартып торган урынга әверелсен иде.
Район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлек­нең баш белгече Айгөл Ибраһимова клубка яшь әниләрне җәлеп итәргә кирәк, дип киңәш бирде.
- Декрет ялында утырган хатыннар – бик зур көчкә ия. Алар ирләрен һәм туганнарын да үзләре артыннан ияртә алачак. Алар өчен чаралар оештырып карарга кирәк, - диде Айгөл Альберт кызы.
С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе директоры Дамир Әхтәмов авыл укучылары белән үткә­релгән чаралар турында сөйләде. Балалар зур сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнсеннәр өчен кайбер мәктәп бәйрәмнәрен клубта үткәрергә тәкъдим итте. Мондый бәйрәмнәргә балаларның әти-әниләрен дә чакырырга мөмкин.
Район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Хәертдинов билгеләвенчә, авыл һәрвакыт үзләренең спортчылары белән дан тота. Шулай, Карлыман авылында ел саен җәй көне урындагы командалар өчен футбол турниры үткәрелә. Авылның волейболчылары да көчле. Халыкны сәламәт тормышка җәлеп итү максатында мәктәп каршындагы стадионны төзекләндерү мөмкин­леге тикшерелде. Авыл биләмәсе башл­ыгы Айрат Ходайдатов якын ки­лә­чәктә биредә яңа коймалар һәм капка куелачак, дип белдерде.
Кырмыскалы авыл биләмәсенең участок уполномоченные Зөлфия Халитова авылдагы криминал хәл турында отчет бирде. Ул авыл халкын уяу булырга чакырды һәм законсыз исерткеч эчемлек сатучылар, гауга куптаручылар яки хуҗасыз йөрегән маллар турында хәбәр итү өчен үзенең телефон номерын калдырды. Мондый җитешсезлекләр ачыкланса, хокук бозучыларга карата чара күреләчәк, дип белдерде.
Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы ярдәмчесе Раиса Еремина авылны киләчәктә үстерүне ачыклау өчен авыл халкына анкета тәкъдим ителәчәген белдерде. Шулай ук мәктәптә тәрбияви эш буенча директор урынбасары Гүзәл Мөхетдинова укучылар арасында сорау алу үткәрәчәк.
- Анкета алынып беткәннән соң, авылны үстерү планы буенча “Юл картасы” төзеләчәк, – диде “Түгәрәк өстәл” азагында Айрат Әсхәт улы.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: