Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уңай үзгәрешләр күз алдында

Яңа Кыешкы авылында “Туган урам” программасы буенча Банат Батырова урамы төзекләндереләАвыл җирендә эш ел әйләнәсе бихисап. Яз – төзекләндерү эшләре киң колач алган чорда алар аеруча ярылып ята. Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә дә соңгы чорда гына байтак күләмле эшләр башкарылган, агымдагы елга да зур планнар билгеләнгән. Бу хакта авыл биләмәсе башлыгы Гөлчәчәк Сәгыйтова белән очрашып сөйләштек.

Әйткәндәй, Гөлчәчәк Нәзир кызы әлеге вазыйфада ике ел гына эшләвенә карамастан, бу өлкә аңа яхшы таныш. Моңа кадәр ул байтак еллар дәвамында Карлыман авыл Советы хакимиятендә эшләргә идарә итүче иде, шул ук вакытта озак кына вакыт җитәкче йөген дә тартырга туры килде.
Ә инде туган авылына кайткач, ул тагын да дәртләнеп эшкә тотына. Тәҗ­рибә дә тупланган, туган төбәген тагын да күркәм итү өчен теләге дә, көче дә бар. Менә Яңа Кыешкы авыл биләмәсенә кергән сигез авылны да ул үз балаларыдай, бертигез карарга тырыша. Зур авылга күбрәк кирәк, бәләкәйләре көтеп торыр, дип булмый.
- Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк, дип юкка әйтмәгәннәр. Анда яшәүчеләрне ут, су, юллар белән тәэмин итү, авылларны төзекләндерү белән ел саен шөгыльләнәбез, чөнки мондый эшләр бетә торганнардан түгел: берсен тәмамлауга икенчесе баш калкыта, - ди Гөлчәчәк Нәзир кызы, һәр биләмә башлыгын борчыган проблемаларны атап.
Урамнарны яктырту мәсьәләсе дә биредә байтак еллар дәвамында хәл ителеп килә. Узган елда Мөкәй һәм Морза авылларының урам утларын капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарганнар. Шулай, берсенә – 800 мең сумга якын, икенчесенә 450 мең сумга якын акча бүленгән. Диодлы лампалар сатып алынган, авыллардагы баганаларда хәзер энергия саклаучы лампочкалар урын ала.
Башка авыл биләмәләрендәге кебек, монда да юлларны ремонтлау юнәлешендә эш даими рәвештә алып барыла. Узган елда Иске Бәбеч - Яңа Кыешкы автомобиль юлының Мөкәй һәм Морза авыллары арасындагы участогы төзекләндерелде. Бу эшләргә 1 миллион 300 мең сумнан артык акча тотынылган. Яңа Кыешкы авылының Яшьләр урамындагы юл ремонтланган, тагын бер урамга вак таш салынган һәм күперләр ремонтланган.
- Тагын бер куанычлы вакыйгага тукталып үтәсе килә – “Туган урам” республика программасына кереп, Яңа Кыешкы авылының Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова исемендәге үзәк урамына асфальт җәю һәм күперне төзекләндерү мөмкинлеге туды. Бу эшләргә республика һәм район бюджетларыннан 12 миллионнан артык сум акча бүленә. Проект 3 елга исәпләнгән, ләкин аны киләсе елга төгәлләргә исәп тотабыз, - ди биләмә башлыгы, шатлыгы белән уртаклашып.
Чүп чыгару мәсьәләсенә дә нокта куелган, дисәң була. Махсус мәйданчыклар булдырылган, каты көнкүреш калдыклары өчен 116 контейнерлар сатып алынган.
“Реаль эшләр” програмасы буенча Морза, Үтәгән, Яңа Кыешкы авылларында тукталыш павильоннары барлыкка килгән, быел исә шундый корылма Сарт-Чишмәдә дә урнаштырылачак. Әйт­кән­дәй, былтыр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бу авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр хөрмәтенә һәйкәл барлыкка килде. Агымдагы елда Үтәгән авылында да шундый ук һәйкәл ачу планлаштырыла. Роберт Баемов, Гайса Хөсәенов кебек республикабызның күренекле шәхесләре туып-үскән бу авыл халкын тагын да берничә яңалык көтә: модульле ФАП төзү планлаштырыла, урамнарга ут сузу эше дә дәвам итәчәк.
Шунысы сөенечле, һәр авылда бик күркәм мәчетләр бар. Иң мөһиме, пандемия чорын исәпкә алмаганда, алар ачык, эшли. Кайбер авылларда иман йортлары дистә еллар элек ачылган булса, башка авылларда да халык көче белән мәчетләр салынып, сафка тапшырыла. Менә узган җәй Морза авылында “Ихлас” мәчете ачылу да сөенечле вакыйгаларның берсе булды.
Гомумән, авылларда халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлы итү өчен зур эшләр башкарыла. Аларда халык та үз өлешен кертә. Шулай, быел Мөкәй авылы халкы белән җыелышып-сөйләшеп, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә трактор алырга ниятлиләр. Әлеге вакытта республика программасы буенча авылга югары тизлекле Интернет сузу эшләре җәелдерелгән.
Янгын хәвефсезлеге буенча да эш алып барыла: халыкка белешмәләр таратыла, 130дан артык янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштырылган. Агымдагы елга тагын шундый 86 җайланмага заказ бирелгән.
Кыскасы, һәр авылда – олысында да, кечесендә дә тормыш гөрли, яңа мөм­кинлекләр килә. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын уңайлы итү юнә­лешендәге эшләрне тормышка ашыруда дәүләт программалары ярдәм итсә, байтак эшләрне үз көчләре белән башкарырга тырышалар. Урындагы халык та төзекләндерүгә кагылышлы проблемалары белән бергә аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итә һәм ярдәм күрсәтә. Ә, билгеле булуынча, эш күмәкне ярата, шуңа күрә авыл биләмәсенең мөһим проблемаларын һәм бурычларын хәл итү өчен бергәләп эшләргә тырышалар. Бердәм тотынганда гына уңай үзгәрешләргә ирешергә, планнарны тормышка ашырырга мөмкин. Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә дә шул кагыйдә буенча яшиләр һәм эшлиләр.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Читайте нас: