Җыелышта район башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Илфат Хәмитов, җыелыш рәисе - Яңа Кыешкы авыл Советы хакимияте башлыгы Фидан Минигалиев, секретарь Гөлнара Низамова катнашты. Көн тәртибендә халыкка урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу кагыйдәләре һәм анда нинди проектларны тормышка ашырып булуы турында сөйләделәр. Авылның беренче чираттагы проблемаларын сайлау, халыкның финанс яктан өлешләтә катнашуы, Төбәк-Тазлар авылы халкы арасыннан инициатив төркемне сайлау, шулай ук артып калган акчаны кайда тотыну кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Урындагы башлангычларны хуплау программасы конкурс нигезендә биләмәне юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирүне күздә тота. Шул ук вакытта авыл биләмәләрендә проектларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру халыкның актив катнашлыгында үткәрелә. Ягъни, авыл халкы иң мөһим проблеманы үзе билгели. Җыелышта авылның булган проблемаларын күтәреп чыктылар. Авыл халкы бу программада катнашу өчен һәм “Зират коймасын капиталь ремонтлау” проектын хуплап тавыш бирде.
Ришат Үлмәсбаев, Гайсар Үлмәсбаев, Рим Янбаев, Владимир Кузинов, Айрат Йөзлекбаев составындагы инициатив төркем төзелде. Проект җиңгән очракта, алар эшләр барышын контрольдә тотачак, проектны финанслау ягыннан халык арасында акча җыю белән шөгыльләнәчәк.
Өстенлекле бурыч сайланды. Ә барлык ниятләр тормышка ашсын өчен бергәләп күп көч салырга гына кирәк.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.