Таңсәет авылында үткәрелгән халык җыенында “Башкортстан Республикасы, Кырмыскалы районы, Таңсәет авылының Тынычлык урамында юлларны ремонтлау” проекты буенча 2023 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу буенча чара үткәрелде.
Программада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Саньярова һәм Зөлфия Акбашева күңелгә үтеп керерлек моңлы җырларын башкардылар. Аннары саф һавада төрле уеннар оештырылды, күңелле музыка уйнап торды. Авыл халкы рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, спорт чараларында актив катнаштылар һәм үзләренең җитезлеген күрсәттеләр.
Биредә дусларча атмосфера хакимлек итте. Барлык катнашучыларга да тәм-томнар таратылды. Барсы да чарадан канәгать калды.
Миңлезилә Кинзяшева.