Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомум тырышлык белән

Алексеевка авылында яшәүчеләр мобилизацияләнгән һәм әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларына посылка җибәрергә карар итәләр.  

Гомум тырышлык белән
Гомум тырышлык белән

Авыл кешеләре азык-төлек һәм кирәкле әйберләр алып килделәр һәм посылка әзерләделәр. Мария Васильевна Бабушкина үзе язган шигырен укып ишеттерде. Җыелучылар мобилизацияләнгән яугир исеменә җылы сүзләр әйттеләр. Хәрби хезмәткәрнең гаиләсе мондый чара оештырганнары өчен авылдашларына рәхмәт белдерде.

- Улыма туган авылыннан посылка алу куанычлы булачак. Әлеге чараны оештыручыларның барсына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез, - диде мобилизацияләнгән сугышчының әнисе.

Бәйрәмгә килгән балалар өчен ачык һавада уеннар үткәрелде.

Чараны үткәрү теләге белән Тамара Бабушкина чыгыш ясады. Аның теләген Карлыман авылы мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Гөлназ Ходайбирдина да хуплады. Алар программаны бергәләп алып бардылар, мәйданчыкны бизәделәр һәм музыкаль яктан әзерләделәр.

Алексеевка авылы зур түгел, биредә нибары 96 кеше яши һәм алар бердәм.  

- Без Ватанны саклаучылар көнен менә шулай бергәләшеп билгеләп үттек. Безнең авылдан бер ир-егет мобилизацияләнде. Без аңа туган ягыннан посылка әзерләп җибәрергә булдык. Аңа ныклы сәламәтлек телибез һәм тизрәк өйгә кайтуын телибез, - дип уртаклаштылар халык.

Бәйрәм уңаеннан барлык ир-егетләргә бүләкләр тараттылар.

Альфия Ахмадуллина.

Гомум тырышлык белән
Гомум тырышлык белән
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: