Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
21 октябрь , 09:05

Урамнар ялт итеп тора

Подлуб авыл биләмәсенең Бүләкәй авылында урамнарны яктыртуны реконструкцияләү төгәлләнде. Биредә энергияне нәтиҗәле кулланучы яңа светодиодлы фонарьлар барлыкка килде.

Урамнар ялт итеп тора
Урамнар ялт итеп тора

- Узган ел бүләкәйлеләр 2024 елда “Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районының Бүләкәй авылында корылмалар һәм материаллар сатып алып, урамнардагы яктырткычларны ремонтлау” проекты белән бертавыштан “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен тавыш бирделәр. Гомум җыелышта проектны финанслауга халыктан күпме акча җыярга кирәклеген билгеләделәр, эш барышын күзәтүче инициатив төркем сайладылар, гариза бирделәр һәм җиңеп чыктылар. Бүгенге көнгә эшләр төгәлләнде һәм халык моңа бик шат. Хәзер төнлә дә урамнар ялт итеп тора, - дип уртаклашты авыл биләмәсе башлыгы Наил Кадыйров.

“Урындагы башлангычларны хуплау” программасы ярдәмендә урындагы кешеләр Якты Күл, Орловка һәм Подлуб авыллары зиратларын коймалап алганнар, Суык Чишмә авылы өчен тагылмалы трактор, УАЗ автомашинасы базасында янгын сүндерү комплексы сатып алганнар, элекке авыл Советының хакимият бинасы түбәсенә капиталь ремонт үткәргәннәр, Бекет авылындагы Җиңү паркы территориясен төзекләндергәннәр. Подлуб авылында резина өслекле күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзелгән.

Белешмә

“Урындагы башлангычларны хуплау” программасы – бу республика бюджетының, муниципаль берәмлекләр бюджетларының финанс ресурсларын, физик һәм юридик затларның акчаларын берләштерергә һәм аларны социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтергә мөмкинлек бирүче механизм. Халыкның инициативасы су белән тәэмин итү, зур булмаган күперләр, мәдәният йортлары, яктырту, төзекләндерү, балалар, спорт мәйданчыклары һәм башка мәсьәләләр белән бәйле булырга мөмкин. Әлеге максатларга республика бюджетыннан конкурста җиңгән проектлар өчен акча бүленә.

Светлана КАРПОВА.

Урамнар ялт итеп тора
Урамнар ялт итеп тора
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: