Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сугышчан туганлыкка багышлап

Прибельский авылында “Ватан-ана” мемориалы янында “Сугышчан туганлык” стеласын ачуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Стела хәрби хезмәт вакытында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Русия Федерациясе Кораллы көчләренең барлык төр гаскәрләре хәрбиләре истәлегенә төзелгән.

Сугышчан туганлыкка багышлап
Сугышчан туганлыкка багышлап

Гади булмаган вакыйгаларда катнашучыларның чал чәчләре, кызыл канәфер чәчкәләре, җилфердәп торган флаглар, хөрмәтле кунаклар - барысы да тантаналы вакыйганы ассызыклый иде.

Авыл халкын истәлекле вакыйга белән район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Виктория Мөхәммәдиева, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова, Башкортстан Республикасы “Совет офицерлары берлеге” рәисе Иван Липовский, флот ветераны, баш корабль старшинасы Владимир Овчинников, Русия һәм Башкортстанның аеруча хәвефле бүлекчәләр ветераннары комитетының дәүләти-иҗтимагый оешмасы рәисе Рифкать Морзагулов, Башкортстан Республикасы “Сугышчан туганлык”  Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Альберт Шаһиморатов, Кырмыскалы районы Диңгез җыелышы рәисе, өлкән мичман Наил Равилов котладылар.

Ватанны саклаучыларның барлык буыннары һәм гаскәрләренең сугышчан туганлыгын гәүдәләндерүче “Сугышчан туганлык” стеласын ачу сугышчыларыбыз Русиянең милли иминлеген саклау бурычларын үтәгәндә, батырлык һәм кыюлык күрсәтүе аеруча зур әһәмияткә ия, - диде “Диңгез туганлыгы” исеменнән Альберт Нияз улы, “Ватан – Ана” мемориаль комплексын булдыруда зур өлеш керткәннәргә рәхмәтен белдереп.

Тантаналы шартларда актив гражданлык позициясе һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә катнашулары, ветераннар хәрәкәтенә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре һәм Прибельский авылында истәлекле стела төзүгә һәм ачуга керткән шәхси өлешләре, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм “Башкортстан Республикасы Диңгез җыелышы” иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре өчен активларны һәм оешмаларны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Митингта катнашучылар Ватаныбыз өчен көчләрен кызганмаган һәркемгә хөрмәт йөзеннән яңа ачылган стелага чәчкәләр салдылар. Урындагы халык “Сугышчан туганлык” стеласы хәтер өчен генә түгел, Ватаныбызның булачак яклаучыларын илһамландыру өчен дә урын булачак, дип ышана.

Мария ИВАНОВА.

Сугышчан туганлыкка багышлап
Сугышчан туганлыкка багышлап
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: