Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Зират коймалары алмаштырылачак

Кәчүән авылында 2025 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен алдан гомум җыелыш үткәрелде.

Зират коймалары алмаштырылачак
Зират коймалары алмаштырылачак

Җыелыш рәисе Айрат Ходайдатов республикада урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларының гамәлгә ашырылуы һәм 2025 елда Кәчүән авылы халкының урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу ихтималы турында сөйләде. Җыелучылар бертавыштан киләсе елда “Урындагы башлангычларны ху плау” программасында катнашу өчен тавыш бирделәр һәм программада катнашу өчен көнүзәк проблеманы (проектны) сайладылар. Айрат Касыймов зират биләмәсен төзекләндерергә тәкъдим итте.

 - Бүгенге көндә Кәчүән авылының мөселман зиратының коймалары тузган, - диде Айрат Мәсхут улы. Авыл халкы әлеге проектны хуплап, тавыш бирде һәм 2025 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы чикләрендә Кәчүән авылының беренче чираттагы проблемасы турындагы мәгълүматны игътибарга алды. Шулай ук Айрат Касыймов, Айрат Ярмөхәммәтов, Фәнзил Абдиев, Рәйдә Батталова, Альмира Әсфәндиярова, Гөлнара Гомәрова, Әсләм Ярмөхәм мәтов, Ильяс Нургалиев, Рузилә Байтимерова, Дамир Фатыйховтан торган инициатив төркем сайланды.

Татьяна КИРИЛЛОВА.

Зират коймалары алмаштырылачак
Зират коймалары алмаштырылачак
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: