Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
5 декабрь , 09:59

Бердәм карарга килделәр

2 декабрьдә Яңа Кыешкы авылында “Урындагы башлангычларны хуплау программасы”нда катнашу мәсьәләсе буенча дүртенче җыелыш булды, анда 40 кеше катнашты.

Бердәм карарга килделәр
Бердәм карарга килделәр

Халык алдында авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәткулова чыгыш ясады.

- Бу Программада Үтәгән халкы белән катнашкан идек, бу юлы Яңа Кыешкы халкы белән бәхетне сынап карарга булдык. Ярдәм иткән һәм бүген килгән һәркемгә рәхмәт. Әлеге проект дәүләтнең һәм өлешчә авыл халкының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел без бөтен көчебезне салып, җиңәргә тырышачакбыз, - диде Фәнзия Фәнүз кызы.

“Урындагы башлангычларны хуплау"программасы авыл территорияләрен үстерүгә һәм аларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Ул 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм урындагы халык тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыруга грантлар бирә. Үткән җыелышларда тиз арада хәл итүне таләп итә торган төрле проблемалар каралды. Күпчелек тавыш белән авыл мәдәният йорты өчен урындыклар сатып алырга дигән карарга килделәр.

Проектны тикшергәннән соң, авылның иң актив кешеләреннән инициатив төркем оештырылды. Анда Фәрит Сираҗетдинов, Риф Йөзлекбаев, Фәйрүзә Гаскәрова, Тәлгать Биктимеров, Лиана Нуриева, Римма Бикташева, Олеся Кәримова, Вәсим Әхмәров, Фәнил Рәхимов, Галия Гайсина, төркемнең рәисе итеп Фәрит Сираҗетдиновны сайладылар.

Алар халыктан акча җыячак, эш барышын контрольдә тотачак.

Гөлчәчәк ЙӨЗЛЕКБАЕВА.

Автор фотосы.

Бердәм карарга килделәр
Бердәм карарга килделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: