Үзән
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
13 декабрь 2024, 17:00

Бер кеше дә читтә калмый

Республикада эшләп килгән “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы авыл биләмәсендә бик күп файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Бер кеше дә  читтә калмый
Бер кеше дә читтә калмый

Шул көннәрдә Иске Акташ авылы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу нияте белән мәдәният йортына җыелды. Сахай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хөснетдинов Ришат Равил улы җыелучылар алдында чыгыш ясап, бу программаның мөһимлеге һәм әһәмияте хакында җентекләп аңлатты.- Бу программада катнашу һәр авыл кешесенең тормыш шартларын, көнүзәк таләпләрен яхшыртуга юнәлтелгән. Чөнки авылда хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап. Шуның өчен дә бу программаның үтәлеше һәр кеше үз тавышын бирүне һәм катнашуын таләп итә. Авыл халкының ял, көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программа ике якка да отылышлы булуын,
өлешләтә дәүләт ягыннан һәм биләмәдә яшәгән халыкның акчалата ярдәме белән гамәлгә ашырыла, - диде.
Фикер алышулардан соң халык бертавыштан әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Монда беркем дә читтә калмаска тиеш. Шулай ук авылда аңлату эшләре алып баруның кирәклеге хакында да әйтеп үтелде.
Таһир ВИЛДАНОВ.

Бер кеше дә  читтә калмый
Бер кеше дә читтә калмый
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: