Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов җыелучыларга әлеге программаның асылы турында сөйләде.
- “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы территорияне төзекләндерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бүлүне күз уңында тота. Шул ук вакытта авыл биләмәләрендә проектларны сайлап алу һәм тормышка ашыру халыкның актив катнашлыгында башкарыла, - дип билгеләп үтте Айрат Әсхәт улы.
Җыелышта авыл халкы бертавыштан Кәчүән авылы зиратын төзекләндерү өчен тавыш бирде.
Проект буенча фикер алышканнан соң тавыш бирү юлы белән Айрат Касыймов, Айрат Ярмөхәммәтов, Фәнил Абдиев, Рәйдә Батталова, Альмира Әсфәндиярова, Гөлнара Гомәрова, Әсләм Ярмөхәммәтов, Ильяс Нургалиев, Рузилә Байтимерова,
Дамир Фатыйховтан торган инициатив төркем төзелде.
Активистларның төп бурычы – урындагы халыктан акча җыю һәм эш барышын күзәтү. Кәчүәнлеләр “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында җиңеп, зират территориясен төзекләндерер, дип өметләнәбез.
Галия КӘРИМОВА.