Үзән
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
17 гыйнвар , 09:05

Дәррәү тавыш бирделәр

Алмалык авылында яшәүчеләрнең “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу буенча алдан җыелышы үткәрелде. Башта Башкортстан Республикасында урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды.

Дәррәү тавыш бирделәр
Дәррәү тавыш бирделәр

Авыл биләмәсе башлыгы Илмир Латыйпов авылдашларын “Урындагы башлангычларны хуплау” программасының асылы, шулай ук авыл биләмәсенең узган еллардагы әлеге программада катнашу нәтиҗәләре белән таныштырды.

Шулай ук бүгенге көндә авыл биләмәсендәге социаль һәм инфраструктур проблемаларга һәм аларны хәл итү юлларына күзәтү ясалды.

Җыелышта программада катнашу өчен беренче чираттагы проблеманы (проектны) сайлау буенча “Алмалык авылы зираты коймасын капиталь ремонтлау”, “Бакча урамы буенча юлны ремонтлау”, “МТЗ 82.1 тракторы сатып алу” кебек тәкъдимнәр яңгырады.

Халык бертавыштан 2025 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга дигән карарга килде.

Гражданнарны гомуми йомгаклау җыелышына әзерлек планы билгеләнгән.

Эльвира БАЙБУЛАТОВА.

Дәррәү тавыш бирделәр
Дәррәү тавыш бирделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: