Авыл халкы “Салчут авылы урамнарын яктыртуны яхшырту” проекты белән программада бертавыштан катнашырга карар итте. Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов әлеге программа чикләрендә районда нинди проектлар гамәлгә ашырылуы һәм анда җиңү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Җыелышка тиз арада хәл итүне таләп иткән проблемалар каралды. Коллектив киңәшмәдән соң Салчут авылы халкы “Авыл урамнарын яктыртуны яхшырту” проектын хуплап товыш бирделәр.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча инициатив төркем сайланды. Аның составына Нәзифә Камалова, Раушания Фәйзуллина, Әлфия Фәйзуллина, Гөлнур Фәйзуллина, Әлфия Фәйзуллина керде. Активистларның төп бурычы – халыктан акча җыю һәм эш барышын күзәтү.
Салчут авылы халкы бу эшкә бөтен көчен салып, җиңеп чыгарга өметләнә.
Галия Кәримова.