Бу юлы программада Новоандреевка авылы халкы катнашырга карар итте. Авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин халыкка конкурсның төп таләпләре һәм критерийлары, халыкның проектны уртак финанслауда, иганәчеләрне җәлеп итүдә катнашу кирәклеге турында сөйләде.
“Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Новоандреевка авылының Тынычлык урамында урамдагы яктырткычларны капиталь ремонтлау”, “Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Новоандреевка авылы зиратын коймалау”, “Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Новоандреевка авылының Тынычлык урамында автомобиль юлын капиталь ремонтлау” кебек проектлар тәкъдим ителде.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан “Новоандреевка авылының Тынычлык урамында урамдагы яктырткычларны капиталь ремонтлау” проекты белән программада катнашырга карар иттеләр.
Тавыш бирү юлы белән Юрий Витальевич Алексеев, Лидия Александровна Семенова, Наталья Ильинична Мальгина, Олег Андреевич Иштуганов, Тамара Ильинична Петровадан торган инициатив төркем сайланды.
Фикер алышу барышында проектны финанслау сыйфатында һәр йорттан меңәр сум акча җыярга карар ителде. Акча артып калган очракта, “Новоандреевка авылының Тынычлык урамындагы яктырткычларны капиталь ремонтлау” проектын гамәлгә ашыруга өстәмә яктырткычлар куюга тотынырга дигән карарга килделәр.
Светлана КАРПОВА.