- Без алтынчы ел “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашабыз. Әлеге программа һәм халыкның ярдәме белән без МТЗ-82 тракторы сатып алдык, Арслан һәм Яңа Муса авылларында яктырткычлар урнаштырдык, Аккүл авылы зиратын төзекләндердек һәм Иске Муса авылының социаль объектларына юл ясадык. Быел да халык “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга карар итте.
Алдан ук халык арасында аларны борчыган проблемалар турында сораштырдык, җыелышлар үткәрдек. Анда ике тәкъдим әйтелде – урамнарны яктырту һәм Иске Муса авылында спорт мәйданчыгын төзекләндерү. Йомгаклау җыелышында заманча спорт мәйданчыгын төзекләндерү өчен дәррәү тавыш бирделәр. Авылда балалар арасында спорт белән кызыксыну зур, ата - аналар бу башлангычны актив хупладылар, - диде авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова.
Әлеге проект үсеп килүче буынны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен уңай шартлар тудыру омтылышын чагылдыра. Фикер алышу барышында 10 процентын – халыктан җыярга карар иттеләр, 10 процентын иганәчеләр ярдәм итәчәк.
Илшат Галиәхмәтов, Миләүшә Мөхәммәтҗанова, Рәмзия Кунакаева, Гөлшат Шәңгәрәева, Гөлнара Шагалиева, Заһит Әмировтан торган инициатив төркем сайланды. Алар авыл биләмәсе хакимиятенә конкурс документларын әзерләүдә булышачаклар; проектны финанслауда халыктан һәм иганәчеләрдән акча җыячаклар, проектны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат бирәчәкләр, эшләрнең барышын күзәтәчәкләр.
Алия ЮЛУЕВА.