Белүебезчә, бу программа — авыл халкының проблемаларын ачыклау һәм хәл итүгә юнәлтелгән чынбарлыкта эшләп килгән программаларның берсе булып тора. Аның ярдәмендә авылдагы бик күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Программаны тормышка ашыру өчен авыл халкының үзләренең катнашуы зарур. Шулай ук алар финанс яктан ярдәм күрсәтү һәм проектның тормышка ашырылуын контролдә тоту мөмкинлегенә ия.
- Моңа кадәр без җыелышып “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу мәсьәләсе буенча фикер алышкан идек. Халык әлеге программада катнашу өчен тавыш бирде, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Сахай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хөснетдинов Ришат Равил улы.
“Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашып, хәл итү өчен өч көнүзәк проблема тәкъдим ителде. Бу - урамнарны яктырту, зират коймаларын яңарту һәм тагылма янгын мичкәсе сатып алу. Иске Акташ халкы бертавыштан янгын мичкәсен сатып алырга дигән карарга килде.
Наилә Фәхретдинова, Миләүшә Хәбирова, Марат Сәйфуллин, Резеда Караханян, Баязит Гыйззәтуллин, Рәфис Уразгилдиннан торган инициатив төркем төзелде. Алар акча җыю, халыкка хәбәр итү һәм башкарылган эшләрне күзәтү астында тотуда ярдәм күрсәтәчәк.
Венера Гафарова.