Барлык яңалыклар
10
Авыл биләмәләрендә
24 гыйнвар , 09:05

Дәррәү тавыш бирделәр

10 гыйнварда Алмалык авылында “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу буенча гражданнарның йомгаклау җыелышы булып узды.

Дәррәү тавыш бирделәр
Дәррәү тавыш бирделәр

Башта авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан авыл проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сораштырулар, җыелышлар, шулай ук проектны уртак финанслауга керткән өлеш күләме буенча әзерлек эшләре үткәрелде.

Йомгаклау җыелышында бүгенге көнгә өстенлекле бурыч – “МТЗ 82.1 тракторы сатып алу” бертавыштан хәл ителде. Шулай ук сайланган проектны тормышка ашыруга халыкның керткән өлеше дә билгеләнде.

Биш кешедән торган инициатив төркем төзелде, алар кирәкле документлар әзерләү, халыкның, иганәчеләрнең акчаларын җыю бурычын алды һәм проектны гамәлгә ашыруның барышын күзәтү астында тотачак. Аның составына авыл язмышына битараф булмаган актив кешеләр: Светлана Степанова, Әлфия Янбаева, Мәүлидә Жданова, Роза Гәрәева һәм Гөлнара Нурышева керде.

Авыл халкы конкурс комиссиясенең уңай хәл итүенә һәм игълан ителгән проектның тормышка ашырылуына өметләнә.

Эльвира БАЙБУЛАТОВА.

Дәррәү тавыш бирделәр
Дәррәү тавыш бирделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: