Камышлы авыл Советы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында актив катнаша, аларның бердәмлеге җиңүгә ярдәм итә.
- Без ел саен “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашабыз. Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең активлыгы һәм битараф булмавы нәтиҗәсендә безнең проектлар җиңүче булып таныла. Шулай итеп, бу программа чикләрендә Камышлы авылының Мәктәп, Малай авылының барлык урамнарындагы юллар ремонтланды, трактор сатып алдык һәм Үрге Төкен авылы клубының түбәсе ремонтланды.
Программа көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булып тора, шуңа күрә без киләчәктә дә анда актив катнашачакбыз һәм куелган максатларга ирешәчәкбез, - дип билгеләп үтте авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккузин.
Бу юлы Түбәнге Төкен авылы халкы бәхетен сынап карарга булды. Барлык кирәкле эшләрне башкардылар: халык бертавыштан 2025 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга карар итте, авылның мәчет бинасын ремонтлау, урамнарга яктырткычлар кую, мәктәп бинасының тәрәзә уемнарын капиталь ремонтлау кебек мөһим проблемаларын билгеләде.
Шул көннәрдә үткәрелгән йомгаклау җыелышында халык бертавыштан “Мәктәп бинасының тәрәзә уемнарын капиталь ремонтлау” проекты өчен тавыш бирде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе инициатив төркем эшенә багышланды. Инициатив төркем – ул муниципаль берәмлек хакимиятенә проектны әзерләргә һәм өлкә бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурска документлар әзерләү вакытыннан алып ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр барлык стадияләрдә башкарырга ярдәм итүче фикердәшләр командасы.
Эш барышында инициатив төркем әгъзаларына биредә яшәүчеләр, хакимият хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре, подрядчылар белән тыгыз аралашырга туры килә. Инициатив төркем әгъзалары үз бурычларын һәм мөмкинлекләрен төгәл күз алдына китерергә, проектның асылын яхшы аңларга һәм аның турында сөйли белергә тиеш.
Шуннан чыгып, инициатив төркем составына эшне оештыра һәм проектны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат бирә белүче актив кешеләр: Эльвира Үтәкова, Рәмилә Намазгулова, Рита Дәүләтшина, Газимә Юлмөхәммәтова, Татьяна Хөсәенова, Равия Хәмитова керде. Алар хәлне объектив бәяләргә һәм дөрес карар кабул итәргә сәләтле, “Урындагы башлангычларны хуплау” программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар. Аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре һәркем өчен зур ярдәм булачак.
Эльвира Гыймранова.