Олыкүл мәдәният йортының актлар залы тулы иде. Бу халык өчен “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашуның никадәр мөһим булуы турында сөйли.
Чарада хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Илфат Хәмитов катнашты. Ул “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы урыннарда мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, дип аңлатты.
- Бу программа турында һәркем белә. Бу конкурста торак пунктларда яшәүчеләр катнаша. Программа ярдәмендә алар иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, - диде Илфат Җәүдәт улы.
Җыелучылар җыелышның рәисе һәм аның секретарен сайладылар.
Карлыман авыл Советы рәисе Азат Әхмәтҗанов программаның мөмкинлекләре, бары тик бер проект өчен генә тавыш бирергә мөмкин булуы, ә җиңүче дип күпчелек тавыш җыйган проект танылачак, дип сөйләде.
Тавыш бирүгә “Олыкүл авылындагы мөселман зиратын койма белән әйләндереп алу” һәм “С.Юлаев урамын яктырту” кебек ике проект тәкъдим ителде. Җыелучыларның күбесе зиратны коймалап алу өчен тавыш бирде.
- Авыл биләмәсе бюджетыннан субсидиянең 16 проценты бүлеп биреләчәк. Халыктан җыелачак финанслауның минималь проценты сигез проценттан башлана. Безгә гомум финанслау дәрәҗәсен билгеләргә кирәк, - диде Азат Марат улы.
Җыелучылар гомум сумманың 12 процентын җыярга дигән карарга килде.
Алдан үткәрелгән җыелышта инициатив төркемгә Раил Фатыйхов, Фидалия Садыйкова, Радик Сабагинов, Риф Яппаров, Таһир Әрдәширов, Рәзил Хөсәенов сайланды. “Олыкүл” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Раил Фатыйхов акча янга калган очракта калган акчаларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде.
“Олыкүл” территориаль иҗтимагый үзидарә артып калган очракта, акчаны “Олыкүл авылындагы мөселман зиратын коймалау” проектын яхшыртуга юнәлтергә карар итте.
Олыкүл халкына конкурста җиңүләр телибез.
Юлия СОЛТАНОВА.