Җыелышны БР Кырмыскалы районы Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Наталья Анатольевна Суркова ачты. Җыелучылар җыелышның рәисен һәм секретарен, шулай ук отчет комиссиясен сайладылар.
- Сарт-Науруз авылы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу инициативасы белән чыкты. Программа территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирүне күз уңында тота, - диде Наталья Анатольевна.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен тавыш бирделәр һәм күпчелек тавыш белән “Сарт-Науруз авылы зираты коймаларын алыштыру” проектын сайладылар. Проектның гомуми бәясе 965 712,18 сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан 666 000 сум алу планлаштырыла. Җиңгән очракта, халыктан аның 15 проценты күләмендә акча җыячаклар. Иганәчеләр дә ярдәм итәчәк.
Җыелышта Рәмзил Сәйфетдинов, Зифа Сәйфетдинова, Рәмилә Мортазина, Әмир Әрдәширов, Рәлиф Рәкимов, Наил Равилов, Айгөл Котлыярова, Гөлнара Әрдәширова, Алия Котлыева, Алия Котлыяровадан торган инициатив төркем сайланды.
Шулай ук артып калган очракта, акчаны чүп контейнеры сатып алуга һәм урнаштыруга тотынырга, дигән карарга килделәр.
Мария ИВАНОВА.