Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
1. 2025 елга Башкортстан Республикасында “Урындагы башлангычларны хуплау - 2025” программасы турында мәгълүмат.
2. Авылның беренче чираттагы проблемаларын сайлау, аны чишү, акчаларны алу өчен Башкортстан Республикасы бюджетыннан конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу.
3. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, муниципалитет һәм халыкның өлешләтә суммасын билгеләү.
4. Проектны әзерләү һәм аны гамәлгә ашыруны тикшереп тору өчен авыл халкы арасыннан инициатив төркем сайлау.
5. Артып калган очракта акчаларны тотыну.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашырга карар кабул иттеләр һәм "Воркаут" спорт комплексын сатып алу һәм урнаштыру" проекты өчен тавыш бирделәр.
Җыелышта катнашучылар арасыннан инициатив төркем сайланды.
Николаевка авыл биләмәсе башлыгы Равилә Култыгина катнашучыларга “Урындагы аңлатты һәм инициатив төркем вазыйфасына халыктан акча җыю, эшләр барышы турында мәгълүмат бирү, проектның үтәлешен контрольдә тоту һәм кабул итүдә катнашу керә, дип искәртте, шулай ук, авыл халкына үз кече Ватаны язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм бу программада җиңүгә өметен белдерде.
Сайланган проектны тормышка ашыру өчен халыктан җыеласы сумма билгеләнде.
Инициатив төркем тиешле документларны әзерләү, халык тан, иганәчеләрдән акча җыю бурычларын үз өстенә алган һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру барышын контрольдә тотачак, ун кешедән торган, төркем формалаштырылды. Аның составына авыл язмышына битараф булмаган актив кешеләр керде: Валерия Зонова, Фларис Кәримов, Леонид Ханжин, Вячеслав Петухов, Михаил Разин, Юлия Гаврилова, Надежда Бәһаветдинова, Алексей Култыгин, Кристина Киселева, Тимур Басыйров.
Авыл халкы конкурста җиңүгә һәм игълан ителгән проектны тормышка ашыруга өметләнә. Җыелышта катнашучыларның барысын да Константиновка авылы мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары белән сөендерделәр.
Марина ВИКТОРОВА.