Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
11 сентябрь 2025, 10:30

“Без аек яшәү рәвеше өчен!”

“Аек авыл” республика конкурсын гамәлгә ашыру чикләрендә, Сарт-Чишмә авылында халык җыены үтте.

“Без аек яшәү рәвеше өчен!”
“Без аек яшәү рәвеше өчен!”

Быел "Аек авыл - 2026" республика конкурсында сартчишмәлеләр катнашырга теләк белдерделәр. Авылның конкурста катнашуы   - чаралар да үткәрү, кунакларны кабул итү дә ул. Аек яшәү рәвеше - сәламәтлекне ныгыту һәм халыкны профилактик һәм спорт чараларына җәлеп итү. Конкурс программасының төп юнәлешләрен тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләр билгеләнде: мәгърифәтчелек эше, спорт чараларын оештыру, яшьләр белән эшләү һәм хисап тоту өчен мәгълүматлар җыю. Көн тәртибендә: Сарт-Чишмә авылының “Аек авыл” республика конкурсында катнашуы; авыл һәм урамнарның старостасын сайлау; аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар үткәрү өчен җаваплы кешеләрне билгеләү. Сарт-Чишмә авылы халкы “Аек авыл” конкурсында бертавыштан катнашырга теләк белдерделәр. Сартчишмәлеләр өмәгә чыктылар

Шимбә көнне барлык авыл халкы да өмәгә чыктылар. Авыл клубы территориясен коймаладылар. Материал алу өчен акчаны махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Алик Фәнүз улы Сабитовның әнисе биргән.

- Сартчишмәлеләрнең изге эшләрдә катнашуларына бик шатмын. Рәхмәт сезгә, кадерле авылдашларым! Бәйгедә җиңү яулавыбызны телим! - диде Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәтколова.

Авыл старостасын сайладылар

Сарт-Чишмә авылында авыл старостасын сайлау буенча җыелыш үткәрелде. Авылда яшәүчеләр бертавыштан Вилдан Иванович Осипов өчен тавыш бирделәр. Моңа кадәр авыл старостасы булып 17 ел дәвамында Рәүф Рәхмәтулла улы Гайнул лин булды. Авыл хакына эшләгәне өчен бөтен халык аңа рәхмәт белдерде. Рәүф Рәхмәтулла улы, авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә күпер төзелде, зират коймаланды, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына обелиск төзелде һәм башка бик күп мөһим эшләр башкарылды. Рәүф Рәхмәтулла улына гомуми эшкә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Вилдан Осипов авылда үткәрелә торган барлык чараларда актив катнаша. Төзекләндерү мәсьәләләренә дә игътибар итә. Сартчишмәлеләргә "Аек авыл-2026" республика конкурсында җиңүләрен һәм авылларының тормыш сыйфатын яхшыртуларын телибез.

Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.

“Без аек яшәү рәвеше өчен!”
“Без аек яшәү рәвеше өчен!”
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас