Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
19 декабрь 2025, 09:10

Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә

11 декабрьдә Камышлы авылында халыкның 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашуга багышланган беренчел җыелыш үткәрелде.

Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә
Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә

Очрашу барышында авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккузин җыелучыларны программаның шартлары белән җентекләп таныштырды. Халык бертавыштан елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу турында карар кабул итте, үзләренең актив гражданлык позициясен раслады. Җыелышта катнашучылар авылны үстерү өчен аеруча әһәмиятле булган, хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрне тикшерделәр һәм гомуми йомгаклау җыелышына әзерлек планын билгеләделәр.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча инициатив төркем сайланды һәм аңа программада катнашу буенча эш йөкләтелде. - Камышлы авыл Советы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында актив катнаша һәм аларның бердәмлеге җиңүгә ярдәм итә, - диде авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккузин.

 - Без ел саен программада катнашабыз, халыкның активлыгы нәтиҗәсендә безнең проектлар җиңеп чыга. Шулай итеп, “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы чикләрендә без Малай авылының барлык урамнарын, Камышлы авылының Мәктәп урамын төзекләндердек, трактор сатып алдык һәм Үрге Төкен авылындагы клуб түбәсен төзекләндердек. Камышлы авылы халкы башлангыч этапта барлык кирәкле эшләрне башкарды: авылның көнүзәк проблемаларын билгеләде һәм халык башлангычы аша аларны хәл итүгә беренче адым ясады.

 - Программа – көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм, шуңа күрә без киләчәктә дә анда актив катнашачакбыз һәм максатларга ирешәчәкбез, - ди алар.

Җыелышның эшлекле өлеше тәмамланганнан соң теләкләре булган кешеләр өчен шашка турниры оештырылды. Изге йолага әверелгән бу чара күршеләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә һәм туган авылыбыз хакына уртак эшне уңай хәл итә.

Эльвира ГЫЙМРАНОВА.

Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә
Көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас