2014 елдан ул республиканың 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда төп коралларның берсенә әверелде. Программаның төп максаты - республика бюджетыннан субсидияләр биреп, иҗтимагый инфраструктураны төзекләндерү һәм үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү.
Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов халыкка программа турында сөйләде, проектларны конкурс аша сайлап алуның ничек баруын җентекләп аңлатты, шулай ук Алексеевка авылы халкына битараф булмаганнары һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга җиңүләр теләде. ”Урындагы башлангычларны хуплау” - республика һәм муниципаль бюджетларның финанс ресурсларын, физик һәм юридик затларның акчаларын берләштерергә һәм аларны социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтергә мөмкинлек бирә торган механизм.
Гражданнарны урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү процессы урындагы дәрәҗәдәге аеруча кискен (халыкның фикере буенча) социаль проблемаларны оператив ачыкларга һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә. Программаның асылы - хакимият һәм халыкның уртак эше. Ул гражданнар җыеныннан һәм заявка формалаштырудан алып конкурс нигезендә сайлап алуга һәм сайланган проектны гамәлгә ашыруга кадәр берничә этапта уза. Әлеге модель авыл территорияләре өчен, шул исәптән безнең районда да үзенең әһәмиятен күп тапкыр исбатлады. Шундый актив авыллар исәбенә Алексеевка да кушылды.
Биредә беренчел җыелыш узды, анда халык бертавыштан ”Урындагы башлангычларны хуплау – 2026”да “Зират биләмәсен төзекләндерү” проекты белән катнашырга карар итте. Җыелышта 10 кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аларның бурычлары - халыктан акча җыю, эш барышы турында якташларына мәгълүмат җиткерү, подрядчыларны катгый контрольдә тоту һәм объектны кабул итүдә катнашу. Хәзер бу командага проектның асылын җиткерү һәм аны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен үз гамәлләрен төгәл билгеләргә, халык, хакимият һәм булачак подрядчылар белән әңгәмә корырга кирәк булачак.
Башкортстанда ”Урындагы башлангычларны хуплау" тәҗрибәсе шуны ачык күрсәтә: халык үз авылына нәрсә кирәклеген үзләре хәл иткәндә һәм бу процесска актив кушылганда, хәтта иң катлаулы бурычлар да хәл ителә.
Тамара БАБУШКИНА.