Үзән
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
16 гыйнвар , 13:35

Проект сайланды

2025 елның 30 декабрендә Иске Бәбеч авылында 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу буенча халыкның ике этапта йомгаклау җыелышы узды.

Проект сайланды
Проект сайланды

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. 2026 елга Башкортстан Республикасында “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы турында мәгълүмат.
  2. Авыл биләмәсенең “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы - 2026 конкурсында катнашуы турында карар кабул итү.
  3. Конкурста катнашу өчен өстенлекле проблеманы билгеләү.
  4. Муниципалитеттан, халыктан һәм иганәчеләрдән акча бүлү суммасын билгеләү.
  5. Инициатив төркем әгъзаларын сайлау.
  6. Акчалар янга калган очракта, аны тотыну турында карар кабул итү.

Җыелыш йомгаклары буенча ике этапта күпчелек тавыш белән “МТЗ - 82,1 тракторы өчен тагылмалы җиһазлар (грейдер) сатып алу” проектын сайладылар.

Җыелышта шулай ук проектны гамәлгә ашыруны координацияләү һәм акча җыю бурычын үз өстенә алачак инициатив төркем сайланды. Инициатив төркем составына эшне оештыра һәм проектны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат бирә белүче, хәлне объектив бәяли алучы актив кешеләр керде.

Авыл биләмәсе башлыгы Гайфуллин Азамат Муса улы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы проектлары буенча конкурс процедурасының ничек узуын аңлатты, инициатив төркемнең бурычларына халыктан акча җыю, гражданнарга эш барышы турында мәгълүмат бирү, проектның үтәлешен контрольдә тоту һәм кабул итүдә катнашу керүен искәртте, шулай ук авыл халкына үзләренең кече ватаннары язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы җиңүгә өмет белдерде.

Иске Бәбеч авылы халкы 2026 елда уртак көч белән конкурста җиңеп, әлеге проектны тормышка ашырырбыз дип өметләнә.

Зөлфирә КИНҖӘГУЛОВА.

Проект сайланды
Проект сайланды
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас