- Узган ел без әлеге программада катнашып, трактор сатып алган идек. Хәзер аны кирәкле җиһазлар белән тулыландырырга кирәк. Мондый проектлар һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсендә авылыбыз үсешен дәвам итәр дип ышанабыз, - диде Яңа Кыешкы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәткулова.
Авылда яшәүчеләр, “МТЗ 82.1” тракторы өчен грейдер җиһазлары сатып алу өчен тавыш биреп, сайлап алуда катнашу өчен беренче чираттагы проблеманы сайладылар. Тагылмалы техника ел әйләнәсе юлларны тазартырга, авыл буйлап уңайлы һәм имин хәрәкәт итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Тавыш бирү юлы белән инициатив төркем сайлынды. Аның составына Илмир Ишкаев, Тәлгать Биктимеров, Римма Бикташева, Гамирә Гайсина, Эльвира Ваһапова, Олеся Кәримова, Фәрит Сираҗетдинов, Айгөл Гарипова, Ильвира Мөхәммәтова, Кристина Урманова керде. Җиңгән очракта, алар эш барышын күзәтү астында тотачак, проектны уртак финанслау чикләрендә халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк.
Хәзер Яңа Кыешкы авылы халкы зур ышаныч белән конкурс нәтиҗәләрен көтәләр.
Миләүшә ШАМИЛОВА.