Авыл халкы “Авыл урамнарын яктыртуны яхшырту” проекты белән программада бертавыштан катнашырга карар итте.
Шәйморат авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин әлеге программа чикләрендә районда нинди проектлар гамәлгә ашырылуы һәм анда җиңү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Җыелышта тиз арада хәл итүне таләп иткән проблемалар каралды. Коллектив киңәшмәдән соң Таусеңер авылы халкы “Авыл урамнарын яктыртуны яхшырту” проектын хуплап тавыш бирделәр.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча, инициатив төркем сайланды. Аның составына Лариса Комарова, Наилә Мәгъзүмова, Әсхәт Мөхәмәтҗанов, Рәфилә Сибәгатова, Эльвира Мөхәмәтҗанова керде. Активистларның төп бурычы – халыктан акча җыю һәм эш барышын күзәтү.
Таусеңер авылы халкы бу эшкә бөтен көчен салып, җиңеп чыгарга өметләнә.
Гөлчәчәк АЛАЧЕВА.