Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
24 гыйнвар , 09:05

“Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам” – ди кул остасы

Элек-электән безнең әниләр һәм нәнәйләр кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап табып, осталыкларын яшь-җилкенчәкләргә дә өйрәткәннәр. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй кебек бәйләнгән әйберләр әле дә модадан чыкмый, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Кул эшләре белән шөгыльләнүче Зиннурова Мәүлидә Мөхтәр кызы белән танышу теләге белән без Сәвәләй авылына юл тоттык.

“Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам” – ди кул остасы
“Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам” – ди кул остасы

Ишеген шакып, килеп кергәч, башта тирә-яктагы матурлыкка сокланып бераз карап тордык – аның өе чәчкәле акланны хәтерләтә иде. Мәүлидә Мөхтәр кызының куллары тудырган эшләрне санап кына бетерерлек түгел, кайсы якка карасаң да - диван-караватларда, кәнәфи һәм урындыкларда янып торган аллы-гөлле кул эшләре “көлеп” тора. 

Ул гына түгел, анда берсеннән-берсе матур шәлләр, бизәкле кофта, күлмәк, бияләй, оекбаш һәм покрывало да бар. 

- Әнием белән нәнәемнән өйрәнеп, беренче тапкыр кулыма энә һәм ыргак алганда миңа ничә яшь булганын әйтә алмыйм, әмма укырга төшмәгән идем әле. Сәгатьләр буе матур-матур рәсемнәр чигеп, бәйләм бәйләп утыра торган идем. Шулай итеп, бу эш бәләкәйдән үк күңелемә кереп калды һәм шатлык өсти һәм рәхәтлек бирә торган яраткан шөгылемә әйләнде. Әле дә бәйләмгә утырсам, бөтен дөньямны онытам. Бу шөгыль тынычланырга, бар чирләрне онытырга ярдәм итә. Шуңа да бәйләүдән туктаганым юк. Бигрәк тә янып торган ачык төсләргә өстенлек бирәм. Башлаган әйберемне бәйләп бетергәч, күңелемдә олы шатлык туа. Кул эшләремне балаларга, туганнарга бүләк итеп бирәм. Кызым белән киленемнең дә йортларын минем кул эшләрем бизи. Йортыбызга килгән кунакларга да биреп җибәрәм. Бүләгемне ошатып кабул иткәннәрен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү җанга рәхәтлек бирә. Кабат эшкә тотынганымны сизми дә калам. Ә бер утырсам, мине тиз генә кузгалтырмын димә. Сан өчен түгел, күңел өчен эшлим мин аларны. Ниндидер матурлык тудыра алуыма бик шатмын. Менә моны мин яшь вакытта ук бәйләгән идем, әле булса, аны кадерләп саклыйм, - ди ул, челтәрләп бәйләгән күлмәген күрсәтеп.

Аллы-гөлле җепләрдән генә түгел, башка төрле материаллардан да матурлык тудыра ул. Әмма бу юкка гына түгел – тырышсаң, гаҗәеп композицияләр барлыкка килә икән.

- Бервакыт атлас тасмалар белән чигү модага кереп китте, бу эш мине дә кызыксындырды һәм мин, йорт эшләреннән бушаган арада, картиналар ясый, мендәр тышларын да шул ысул белән чигә башладым. Сатуда әзер сурәтле тукымалар сатып алып, төсләрен туры китереп, чигеп куям, ул шөгыль дә миңа бик ошый. Менә шул ысул белән Кол-Шәриф мәчетен һәм Кырым табигатен эшләп бетердем, - ди ул, үзенең эшләре белән таныштырып. 

Иркен һәм якты йортларының тәрәз төпләрен төрле-төрле гөлләр бизи. Идәндә зур савытларда утырган гөлләре дә байтак.

Күпләр өйләрен бизәү өчен әзер картиналар сатып алса, Мәүлидә Мөхтәр кызы күз нурын һәм кул җылысын салып чигелгән әйберләрен рамкага куеп, стенага тезгән, аның өе хәтта сәнгать галереясен хәтерләтә. 

- Кул эшләре белән шөгыльләнәм дигән кешегә хәзер бөтен мөмкинлекләр бар, - ди ул. - Кибетләрдә җаның ниндиен тели, шундый җепләр сатып алырга була, теләк кенә кирәк. 

Мәүлидә Мөхтәр кызы искиткеч матур табигатьле - боргаланып-сыргаланып аккан елга буена, зифа буйлы ак каеннар арасында сыенып утырган, сәләтле һәм моңлы халык яшәгән Үрге Төкен авылында дөньяга килгән.

- Без җиде бала – дүрт кыз һәм өч малай үстек. Әтием Мөхтәр Киньябулат улы һәм әнием Газимә Хәбир кызы гади колхозчылар иде. Без үскәндә кияргә - киеме, тегәргә материалы юк. Бар нәрсәгә кытлык. Әти-әнием тырыш, уңган һәм эшсөяр кешеләр иде - колхоз эшенә дә йөределәр, балаларын үстерергә дә өлгерделәр. Әтием оста тегүче булды, “аяклы” тегү машинабыз бар иде. Безгә, балаларына, күлмәк, ыштанны әтием үзе тегеп кидерде. Шул хәтлем балага җиткерергә дә кирәк бит!

Кыш җитте, кар яуды. Мин Яңа Кыешкыда яшәгән Минзифа нәнәемә кунакка бардым да, “Минем оекбашым да, бияләем дә тузган” – дип зарландым. Ул: “Кыз бала кул эшләрен белеп үсәргә тиеш. Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмас, кызым. Менә сиңа җеп, утыр да, бәйлә” – дип энәгә ничек “күзләр” җыярга күрсәтеп бирде. Шулай итеп, кызыксынып, сарык йоныннан бәйләргә өйрәндем. Икәүләп, кич утырып, бәйләм бәйләгән көннәр әле дә истә. Нәнәем дә авылда беренче тегүче булган. Әлфия сеңлем дә, аларга охшап, тегемгә әвәс иде. Ә миңа бәләкәйдән йон иләү, кату, эрләү, йомгаклау кебек эшләр бик ошады.

Без үскәндә, әлеге кебек, кибет тулы күлмәкләр дә өелеп ятмады, бәйләргә җебе дә юк иде. Хәзер генә ни телисең, шул бар. Бәйләм җепләре бетеп китсә, кибеткә барам да алам, нинди төс кирәк, шуны үзем сайлыйм. Абыем өйләнеп, яшәргә Белоруссиягә китте. Аңа кунакка барганда да җеп сатып ала идем. Мәскәүдә эшләгән энем дә алып кайтып бирә иде, - ди ул.

Бәйләм бәйләгәннәрнең кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке була, диләр. Мәүлидә Мөхтәр кызының һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы булуының, тормышны яратуының сере дә әллә шунда микән?!

- Үзем 40 елдан артык мәктәптә балаларга белем бирдем. Шул гомерем эчендә нинди генә фәннәрдән укытырга туры килмәде. Башта Күмертау педагогия училищесын тәмамлап, 11 ел мәктәптә физкультура дәресен алып бардым. Аннары читтән торып Башкорт дәүләт институтының география факультетында укыдым. Мәктәптә эшләдем. Ул вакытта балалар бик күп, хәтта күрше авыллардан да йөреп укыйлар иде. Төп эшемнән тыш, мәктәптә кул эшләре түгәрәге дә алып бардым. Кызлар зур теләк белән тегәргә, бәйләргә, чигү чигәргә һәм ашарга пешерергә өйрәнделәр. Хәзер аларның күбесе кул эшләре осталары.  

Бүген инде мин хаклы ялда. Тормыш иптәшем белән бер кыз һәм бер ул үстердек. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттек. Бүген алар үзаллы дөнья көтәләр. Дүрт оныгыма һәм бер туруныма сөенеп бетә алмыйм. Кызганычка каршы, тормыш иптәшемнең гомере генә кыска булды. Исән булса, алар белән горурланыр иде.  

Улым махсус хәрби операция башлану белән илебез сагына басып, шушы көнгә кадәр анда хезмәт итә. Вакыты булганда, җае чыкканда хәбәрләшеп торабыз. Инде исән-имин генә йөресен инде дип теләп торам, - ди Мәүлидә Мөхтәр кызы.

Әйе, ничә яшьтә булуга карамастан, нинди генә көчле булмасын, ана өчен бала - бала булып кала һәм ул аның өчен гомер буе җан атып, аны уйлап яши. 

- Бакчамда яшелчә-җимеш, чәчкәләр үстерергә, чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә яратам. Тормыш иптәшем 19 ел элеватор начальнигы булып эшләде. Ел саен шифаханәгә юллама бирәләр иде. Анда барган саен яңа джемпер бәйләп, кидереп җибәрдем. Язучы Гөлфия Юнысованың гаиләсе белән дус булдык, кунакка йөрешә идек. Анда һәр барганда яңа күлмәк яки кофта бәйләп кия идем.  

Мәүлидә апа язмыш сынауларына сынмыйча, кешеләргә яшәү дәрте, матурлык өләшеп, башкаларга үрнәк булырдай тормыш юлы үтә.

- Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын, барыбызның да балалары өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип теләп торам. Алар исән-сау булса, ана күңеле тыныч була, - дип сүзен йомгаклады ул.

Өйләрендәге кул эшләренә карап тордым да, бу матурлыкларны тудыру кесәгә дә сугадыр ул, дип уйлап куйдым. Ләкин яраткан шөгылең булганда, вакыты да табыла, кирәк-ярак алырга акчасын да кызганмыйсың икән ул.

Ә аның эшләре һәм идеяләре күп эле: эреле-ваклы тартмаларда, төенчекләрдә чагу җепләре, шәлләре (ул аларны сүтеп җепләрен ала икән) чират көтеп ята. 

Венера Гафарова.

Автор фотолары.

“Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам” – ди кул остасы
“Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам” – ди кул остасы
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас