Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
30 гыйнвар , 09:41

Барысы да халык өчен

Актүбә авылы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында үзләренең кече ватанын үзгәртеп кору мөмкинлеген күрә. Башка авыл биләмәләрендә уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар урындагы мөһим бурычларны уртак тырышлык белән хәл итеп булуын ачык күрсәтә. Йомгаклау җыелышында Актүбә авылы халкы бу турында фикер алышып кына калмадылар, ә киләчәк проект өчен үз өстенлекләрен билгеләделәр.

Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен

Актүбә авылы өчен бу “Урындагы башлангычларны хуплау” программа­сында катнашуның беренче тәҗрибәсе. Юлларны кардан чистарту - халык бер­тавыштан ачыклаган иң мөһим пробле­ма. Шуңа хәл итү өчен махсус техника – “Беларус-952.3” тракторы сатып алу проекты сайланды.

Җыелышта халыкның үз кер­темнәрен һәм иганәчеләрнең акчаларын үз эченә алган финанслауның гомуми суммасы билгеләнде. Шулай ук, проект­ны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче инициатив төркем сайланды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча авылдашларыбыз бертавыштан МТЗ тракторы сатып алуны хупладылар. Яңа техника юлларны бик яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, бу авылда тормыш сыйфатын сизелерлек яхшы­ртачак.

Илмира ГАЛИӘХМӘТОВА, Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.

Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас