Турыдан-туры тавыш бирүдә халык үз биләмәләрендә нинди проект гамәлгә ашырылачагын билгеләде. Ачык фикер алышу һәм яшерен тавыш бирү юлы белән абсолют күпчелек тавыш белән заманча универсаль спорт мәйданчыгын төзү инициативасы сайланды.
Җыелышта икенче альтернатив вариант - хуҗалык ихтыяҗлары өчен “Беларус 82.1” тракторы сатып алу мәсьәләсе каралды. Фикер алышканнан соң, халык барлык буыннарның актив ялы һәм сәламәтлеге өчен инфраструктура булдыруны сайлады. Шул рәвешле, халыкка үз биләмәләре үсешенә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек биргән программа үзенең нәтиҗәлелеген кабат раслады.
Проектның якынча бәясе: 2 миллион сум. Халыктан гомум сумманың 15 проценты күләмендә акча җыярга дигән карарга килделәр, муниципаль бюджеттан 15 процент бүленәчәк. Калган акчалар “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы конкурсы чикләрендә республика бюджетыннан субсидия рәвешендә алыначак.
Яңа спорт мәйданчыгы төзелеше Урал авылының иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга булачак. Ул балаларга, үсмерләргә һәм өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү, уеннар үткәрү һәм саф һавада ял итү мөмкинлеге бирәчәк. Хәзер инициатив төркемгә конкурска гариза бирү һәм проектны төбәк дәрәҗәсендә яклау өчен тулы документлар пакеты әзерләргә кирәк булачак.
Марина ВИКТОРОВА.