Проектныңмөһимлегенаңлап, җыелышка байтак кеше килде. Җыелыштакатнашучыларбертавыштан әлеге программада катнашырга дигән карарга килделәр.Иңмөһимбурычитеп “Зират коймасын капиталь ремонтлау” проектын гамәлгә ашыруны сайладылар.
Алексеевкалылар бу программада беренче тапкыр гына катнашмыйлар. 2024 елда яңа зиратны коймалау проекты гамәлгә ашырылды. Авыл халкы быел да аларның проекты җиңеп чыгар һәм уңышлы тормышка ашырылыр дип өметләнә.
“Урындагы башлангычларны хуплау” программасы мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында халык соралган сумманың 12 процентын җыярга карар ителде. Тавыш бирү юлы белән инициатив төркем төзелде. Аның составына Тамара Бабушкина, Мария Бабушкина, Марина Бабушкина, Алексей Бабушкин, Виктор Зайцев, Татьяна Каткова, Светлана Новикова, Максим Починский, Александр Шленков, Алексей Щеглов керде. Җиңгән очракта алар эш барышын контрольдә тотачак, проектны финанслашу чикләрендә халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк.
Җыелыш азагында Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов барлык катнашучыларга битараф булмаганнары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Миләүшә Шамилова.