Очрашуны ачып, авыл биләмәсе башлыгы Тимур Галәветдинов үткән проектларны уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм халыкның нәкъ менә актив позициясе авыл үсешенең нигезе булып тора, дип ассызыклады.
Җыелышта катнашучылар бертавыштан “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен тавыш бирделәр. Киләсе елга төп өстенлек тренажер мәйданчыгын тулысынча төзекләндерү булды. Узган ел “Ядкәр” фондының ярдәме һәм Президент грантлары конкурсында җиңү нәтиҗәсендә спорт җиһазлары сатып алуга 686 000 сум акча алганнар. Хәзер уңайлы һәм хәвефсез ял итү зонасы булдыру өчен япмалы урын, резина өслек, эскәмияләр һәм урналар кирәк.
Проектны оештыру һәм аны гамәлгә ашыруны күзәтү астында тоту өчен биш кешедән торган инициатив төркем төзелде. Аның составына Илвина Хәмитова (аның рәисе), Галимҗан Дәүләтов, Эльвира Динисламова, Рәмилә Камалова, Рәйлә Ярмөхәммәтова керде.
Программаны уртак финанслау чикләрендә авыл халкы проектның гомуми бәясеннән 12,5 процентын кертергә карар итте. Бу карар бертавыштан хупланды. Моннан тыш, авыл биләмәсе оешмалары җитәкчеләре билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Ибраһим авылы халкы бу эшкә бөтен көчен салырга ниятли һәм җиңеп чыгуларына өметләнә.
Галия САДЫЙКОВА.