Үзән
-19 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
5 февраль , 16:31

Уртак тырышлык белән хыяллар тормышка аша

2 февральдә Николаевка авылы клубында 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу мәсьәләсе буенча халыкның йомгаклау җыелышы узды.

Уртак тырышлык белән хыяллар тормышка аша
Уртак тырышлык белән хыяллар тормышка аша

- “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу безнең авыл биләмәсе өчен күркәм йолага әверелде. Аның чикләрендә гамәлгә ашырылган проектларның авылны үстерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш кертүенә, яшьләргә кече туган якларында яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек тудыруына ышанабыз, - диде Николаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Равилә Култыгина.

Николаевка авылы халкы, халыктан килгән тәкъдимнәр турында фикер алышканнан соң, беренче чираттагы проблеманы - авыл биләмәсе балансындагы трактор өчен янгын сүндерү комплексын сатып алуны сайлады. Бу безгә көтелмәгән хәлләргә әзер булырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки янгын турында беренче хәбәр башлыкка һәм янгын сүндерү частенә килә.

Тавыш бирү юлы белән 10 кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аның составына Николаевка авылының киләчәге өчен җан аткан хөрмәтле һәм җаваплы кешеләр -  Светлана Сергеевна Максимова, Марина Анатольевна Гәрәева, Александр Степанович Кузьмин, Николай Николаевич Дмитриев, Николай Иванович Семенов, Максим Григорьевич Егоров, Мария Архиповна Григорьева, Николай Антонович Николаев, Нина Альбертовна Терентьева, Елизавета Ивановна Герасимова керде.

Җиңгән очрактаалар финанслашу чикләрендә халыктанакчаҗыюбелән шөгыльләнәчәкһәм эш барышын контрольдә тотачак.

Авыл халкы конкурс нәтиҗәсен түземсезлек белән көтә һәм сайланган проектны тормышка ашыру өчен бөтен көчен салырга әзер.

Лидия НОВИКОВА.

Уртак тырышлык белән хыяллар тормышка аша
Уртак тырышлык белән хыяллар тормышка аша
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас