Үзән
-19 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
5 февраль , 10:37

Зиратны капиталь ремонтлау

Алексеевка авылында 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу мәсьәләсе буенча йомгаклау җыелышы үткәрелде. Проектның мөһимлеген аңлап, җыелышка байтак кеше килде.

Зиратны капиталь ремонтлау
Зиратны капиталь ремонтлау

Җыелышта катнашучылар бертавыштан әлеге программада катнашырга дигән карарга килделәр. Иң мөһим бурыч итеп “Зират коймасын капиталь ремонтлау” проектын гамәлгә ашыруны сайладылар.

Алексеевкалылар бу программада беренче тапкыр гына катнашмыйлар. 2024 елда яңа зиратны коймалау проекты гамәлгә ашырылды. Авыл халкы быел да аларның проекты җиңеп чыгар һәм уңышлы тормышка ашырылыр, дип өметләнә.

“Урындагы башлангычларны хуплау” программасы мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында халык соралган сумманың 12 процентын җыярга карар ителде. Тавыш бирү юлы белән инициатив төркем төзелде. Аның составына Тамара Бабушкина, Мария Бабушкина, Марина Бабушкина, Алексей Бабушкин, Виктор Зайцев, Татьяна Каткова, Светлана Новикова, Максим Починский, Александр Шленков, Алексей Щеглов керде. Җиңгән очракта алар эш барышын контрольдә тотачак, проектны финанслашу чикләрендә халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк.

Җыелыш азагында Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов барлык катнашучыларга битараф булмаганнары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Миләүшә ШАМИЛОВА.

Зиратны капиталь ремонтлау
Зиратны капиталь ремонтлау
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас