Көн тәртибендә тормышка ашырылырга мөмкин булган өстенлекле проблемалар каралды. Авыл халкы инициатива күрсәтте һәм күпчелек тавыш белән “Иске Кыешкы авылына керү юлындагы урамнарны яктырту корылмасы” турындагы төп бурычны сайлады.
Иске Кыешкы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында өченче тапкыр катнаша. Программа ярдәмендә узган елларда авылда мөһим проектлар уңышлы тормышка ашырылды: “Уфа Кырымы” бистәсендә балалар мәйданчыгы урнаштырылды һәм Көньяк урамыннан алып Яшьләр урамына кадәр урам яктырткычлары ремонтланды.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча инициатив төркем төзелде. Аларның бурычы - халыктан акча җыюны оештыру һәм проектның барлык этаплары үтәлешен контрольдә тоту. Иске Кыешкы авылы халкы үзләренең яңа проекты хуплануына, уртак тырышлык белән авылны тагын да уңайлырак һәм хәвефсезрәк итә алачагына ышана.
Алия ЮЛУЕВА.