Үзән
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
12 февраль , 09:27

Тәү чираттагы бурыч билгеләнде

11 декабрьдә, Кушкүл авылында мөһим һәм вакытлы вакыйга – Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсенең 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” республика программасында катнашуы буенча тәүге җыелыш үткәрелде.

Тәү чираттагы бурыч билгеләнде
Тәү чираттагы бурыч билгеләнде

- “Урындагы башлангычларны хуплау” - реаль эшләр программасы, әмма ул бездән югары дәрәҗәдә оештыруны, дисциплина һәм барлык билгеләнгән процеду­раларны тулысынча үтәүне таләп итә. Безнең проект катгый конкурслы сайлап алуда финанслау өчен көрәшәчәк, бары тик безнең бердәмлегебез һәм уртак финанслауга әзерлегебез генә безгә җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

Җыелышта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Безнең төгәл макса­тыбыз, юлны аңлау һәм командабыз бар. Барыбызга да нәтиҗәле эшчәнлек, бергәләп авылыбыз тормышын уңайлырак итә алуыбызга ышаныч, - диде авыл биләмәсе башлыгы Гөлйөзем Уразбахтина.

Кызу фикер алышканнан соң, халык иң кискен һәм әһәмиятле проблемаларның берсен – “Кушкүл авылының Төзүчеләр урамындагы юлны ремонтлау” проектын сайлады.

Җыелышта хөрмәтле һәм җаваплы кешеләрдән инициатив төркем төзелде, аның аерым роле булачак. Бу команда проектның урыннарда төп двигателе булачак: про­грамманың мәҗбүри шарты булган халыкның өлешчә акчаларын җыюдан алып, эшләрнең сыйфатын даими контрольдә тотуга һәм объектны соңгы кабул итүгә кадәр. Аларның эше - барлык башлангычның үтәкүренмәлелеге, нәтиҗәлелеге һәм уңышы нигезе.

Әлфия УРАЗБАХТИНА.

Тәү чираттагы бурыч билгеләнде
Тәү чираттагы бурыч билгеләнде
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас