Үзән
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
12 февраль , 09:57

Үзгәрешкә тәүге адым

Бозаязбаш авылында “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу буенча оештыру җыелышы узды.

Үзгәрешкә тәүге адым
Үзгәрешкә тәүге адым

16 гыйнварда Бозаязбаш авылында “Урындагы башлан­гычларны хуплау” программа­сы чикләрендә алдан җыелыш үткәрелде.

Бу безгә, авыл халкына, үзебезнең авылда нәрсәләрне яхшыртырга кирәклеген хәл итәргә һәм әлеге проектны ре­спублика һәм район финанс ярдәме белән тормышка ашы­рырга мөмкинлек бирә торган программа.

Җыелышта “Урындагы башлангычларны хуплау” про­граммасының максатлары һәм кагыйдәләре турында фикер алыштык. Авылның актив ке­шеләреннән беренче тәкъдим­нәр тыңланды. Безгә барысын­нан да күбрәк идеяләр кирәклеге билгеләнде.

Арытабан уйлап, идеяңне тәкъдим итәргә вакыт! Сезнең һәм гаиләгез өчен нәрсәләр мөһим? Балалар мәйданчыгы, юлларны ремонтлау, урамнар­ны яктырту, зират коймаларын ремонтлау, МТЗ 82.1 тракторы өчен тагылмалы корылма сатып алумы?

Якын арада төп гомуми җыелышның көне һәм вакыты игълан ителәчәк. Анда без ба­рыбыз бергә бер проектны сай­лаячакбыз, инициатив төркем төзиячәкбез һәм эшли башла­ячакбыз.

Сезнең катнашуыгыз - иң мөһиме! Яңалыкларны күзәте­гез, күршеләрегезгә сөйләгез, тәкъдимнәрегезне әзерләгез. Бергәләп без теләсә нинди иде­яны да тормышка ашыра ала­чакбыз.

Эльвира БАЙБУЛАТОВА.

Үзгәрешкә тәүге адым
Үзгәрешкә тәүге адым
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас