Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
20 февраль , 10:57

Урындагы башлангычлар – авыл иминлеге хакына

Иске Кыешкы авылында 2026 елда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашуга багышланган йомгаклау җыелышы булып узды.

Урындагы башлангычлар – авыл иминлеге хакына
Урындагы башлангычлар – авыл иминлеге хакына

Кабак авыл Советыавыл биләмәсе хакимияте җыелышлар үткәреп, анда халык өчен аеруча мөһим булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук проектны финанслауга керткән өлеш күләме турында фикер алыштылар.

Йомгаклау җыелышында Иске Кыешкы авылы халкы бертавыштан өстенлекле бурычны - автомобиль юлы буендагы урамнарны яктырту һәм “Иске Кыешкы авылына керү юлы” проектын әзерләделәр.

Шулай ук тавыш бирү юлы белән сигез кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аның составына Ирина Хаҗивәлиева, Елена Ястребова, Фәнруз Кавиев, Эльвир Мөхәммәдуллин, Җәмилә Шәйбәкова, Илнар Шәйбәков, Таһир Камалтдинов, Альмира Сафина керде.Активистлар кирәкледокументацияәзерләүөчен җаваплылыкныүз өстенәалачак. Җиңгәночракта,алар халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк һәм эшләрнең үтәлешен контрольдә тотачак.

Конкурс комиссиясе җиңүче проектларны яз көне билгеләячәк. Иске Кыешкы авылы халкының изге нияте тормышка ашар дип өметләнәбез.

Миләүшә ШАМИЛОВА.

Урындагы башлангычлар – авыл иминлеге хакына
Урындагы башлангычлар – авыл иминлеге хакына
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас