Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
26 февраль , 09:57

Бергәләшеп – гомум максатка

Кышкы салкыннарга карамастан, 22 февраль көнне Ляхово авылында чын-чынлап эссе булды. Авыл халкы урамга кыш белән хушлашу йоласын үтәү өчен генә түгел, ә “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы чикләрендә үзләренең бердәмлеген раслау өчен дә чыкты.

Бергәләшеп – гомум максатка
Бергәләшеп – гомум максатка

Кышны озатып, җылылык хәбәрчесе булган язны һәм табигать яшәрү чорын каршы алуны аңлаткан чара үткәрелгән үзәк мәйданда күңелле музыка уйнады, самовар кайнады, ә салкын һава тәмле коймак исе белән тулды. Күңел ачу чаралары олысыннан кечесенә кадәр, халыкның барысын да берләштерде. Бәйрәмнең төп символы булган чәчкәле яулык ябынган карачкы, кышның, язга юл бирергә вакыт икәнен искә төшереп торды.

Чараны оештыручылар бай эчтәлекле спорт-күңел ачу программасы әзерләгән. Биредә гер күтәрүдә, аркан тартышуда көч сынашучылар күп булды. Бу бәйгедә көч кенә түгел, команда рухы да сизелде. Ляхово авылында яшәүчеләргә “Урындагы башлангычларны хуплау” конкурсында җиңү яулау өчен бу мөһим сыйфат.

Йолага әверелгән “экзотика”дан башка да булмады, халык уйнап-көлеп пима ыргытышты, шатланып көлде, ә төгәллек сөючеләр пневматик коралдан атуда ярышты. Яшьләр һәм балалар карда импровизацияләнгән хоккей уйнадылар. Күңелле гармун тавышыннан аяклар үзләре биергә төштеләр һәм чын авыл бәйрәме рухын тудырдылар. Шул ук көнне, Ляхово авылында, “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу мәсьәләсе буенча халыкның йомгаклау җыелышы үткәрелде. Юлларны тәртиптә тоту өчен тагылма техника – грейдер сатып алу - тавыш бирүгә тәкъдим ителгән төп проект булды. Бу карар авыл халкына, графикка һәм район үзәгенең юл хезмәтләре мөмкинлекләренә бәйле булмыйча, авыл урамнарын үзаллы тәртиптә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйрәм азагында, гадәттәгечә, карачкы яндырдылар. Халык кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнадылар, учактагы ялкын телләре астында теләкләр теләделәр.

Светлана УРАЗБАХТИНА.

Бергәләшеп – гомум максатка
Бергәләшеп – гомум максатка
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас