Динебез, йолаларыбыз
15 Декабря 2017, 08:40

Изге айда – изге гамәлләр

Мәүлид аен изге эшләр белән үткәрәбезПәйгамбәребез (с.г.в) үзе туган көнен ураза тотып үткәрә торган булган. Ислам динен кабул иткән заманнан башлап безнең ата-бабаларыбыз бу айны зурлап бәйрәм иткән. Әлбәттә, гармун уйнап, җырлап-биеп түгел, ә Пәйгамбәребез рухына Коръән сурәләре укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, аның тормыш юлы, эшчәнлеге, үрнәкле күркәм холкы турында вәгазь сөйләп үткәргәннәр.

Менә шундый изге бәй­рәм Мәхмүт абый Гафаров белән Бүләкбикә апа Ишем­голованының йортында бик матур итеп үтте. Бу мәҗлескә хуҗаларның балалары, оныклары, авылдашлары, туганнары, күршеләре җыелды.
Коръән сурәләрен авыл­ның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Мозафаров укыды, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде. Бүләкбикә апа җыелучыларга көйләп мөнәҗәтләр укып ишеттерде. Авыл халкы Мәх­мүт абый белән Бүләкбикә апага ел саен Мәүлид бәй­рәмен шулай зурлап үткәр­гәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхәбәсе һәм беренче хәлифә Әбү Бәкер: “Бер булса да сарыф итеп Мәүлид мәҗлесе оештырган кеше сәгадәтле, җәннәттә минем янымда булыр”, - дигән. Күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдин болай дигән: “Мәүлид мәҗ­лесе вакытындагы ризыктан бәрәкәт булмаган бер генә очрак та юк. Мәүлидкә дип әзерләнгән ризыкның аз гына күләме башка ризыклар белән катнашса, аларны тәгам итеп кулланган кеше гөнаһлардан арыныр. Мәү­лид догасы укылган су нур белән тулыр, кем дә булса ул суны эчкән икән, ул кеше авыру һәм сырхаулардан котылыр. Мәүлид оештырган акчаның бәрәкәте, башка акчалар белән катнашып, аларга да күчәр. Килгән кунаклар күчтәнәч ­һәм хәер-сәдакалар өчен Бүләкбикә апа белән Мәхмүт абыйга рәх­мәт әйттеләр.
- Киләчәктә дә мәчете­бездә җыелышып, Мәүлид догалары тыңлыйк, аш-су мәҗлесләре үткәрик, - диде хуҗабикә, кунакларын озатып.
Фәнүзә Йосыпова.
Илтуган авылы.
Читайте нас