Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 гыйнвар 2018, 14:15

Соң ашау иммунитетны боза

Билгеле булуынча, организм энергияне ризыктан ала. Әмма тәүлек рационының зур өлеше кичкесен кулланылган очракта (йокларга ике-өч сәгать алда булса да) энергия сарыф ителеп бетми.

Энергоресурсларның артыгы кайда китә? Әлбәттә, артык килограммнарга әверелә. Бу гына да түгел әле. Төнге йокы вакытында организмда тазарыну, зарарланган күзәнәкләрнең яңару процессы актив бара. Иммун системасының эшчәнлеге активлаша. Кеше кичке ашны ни кадәр иртәрәк ашый, шул тиклем төнге йокы вакытында бу процесс актив барачак. Даими кичке ашаулар иммунитетны тоткарлый, йокы вакытында савыгырга ирек бирми, шуңа күрә кеше күп авыруларга бирешә башлый.

Грипп һөҗүменә каршы

Бүген витаминнар һәм салкын тиюләрне кисәтү чаралары җитәрлек, шулай да күпләр халык медицинасына өстенлек бирә. Ә инде инфекцияләргә бирешмәс өчен үз организмыңны ныгытырга кирәк.

* Ашар алдыннан, теләсәгез – йоклар алдыннан, мөмкин кадәр күбрәк әстерхан чикләвеге ашарга. Чикләвекнең үзен генә ашый алмасагыз, өрек, йөзем яки алма кушып, салат ясарга мөмкин.

* Кабыгы белән бер лимонны һәм бер баш сарымсакны кыргыч аша үткәреп, 0,5 литр кайнаган су салыгыз да, 3-5 көнгә утыртып куегыз. Иртә белән ашар алдыннан эчәргә, суыткычта сакларга.

* Шулай да вирус эләгүен сизеп калсагыз, борынны һәм тамакны тозлы су белән чайкатырга кирәк. Бу гади генә чараны көненә 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.

* Температура күтәрелгәндә 20 грамм юкә чәчкәсен һәм шул кадәр киптерелгән кура җиләген алып, 0,5 литр кайнар су коярга. 10 минут төнәткәч, сөзәргә. Бу кайнатманы сәгать саен әзләп кенә эчәргә.

* Уртача зурлыктагы кишер сутына шул кадәр бал кушарга. Көненә 2-3 тапкыр 1-2шәр кашык эчәргә.

Көлсәң – сәламәт булырсың!

Көлү – иң яхшы дәвалау һәм авырулардан саклану чараларының берсе. Еш көлүчән, алчак күңелле кешеләрнең иммун системасында төрле вирусларга каршы торучы матдәләр бүленеп чыга.

* 10 минут көлү кан басымын 10-20 бүлемгә төшерә.

* Көн саен көлү елына 2 килограмм авырлыкны киметергә ярдәм итә.

* Көлгән кешенең тын юлларының һава үткәрүчәнлеге 3 тапкырга җиңелрәк.

* 1 минут көлү матдәләр алмашынуын 20 процентка яхшырта.

* 4 минут көлү эшкә сәламәтлекне 10 процентка арттыра.

* Көлгән чакта организмдагы 80 мускул хәрәкәткә килә.

* Көлү йокыга яхшы тәэсир итә.

* Юморны аңлау һәм урынлы көлү – минең интеллектуаль үсешен күрсәтә, аңны үстерергә ярдәм итә.
Читайте нас: