Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 февраль 2018, 12:44

Күңелле вакыйгалар ае

Кучкар. Иркенәергә ирек булмас, әмма мәшәкатьләрегез күңелле мәшә­катьләр. Бу ай элеккеләреннән уңыш­лырак булыр, ниятләрегезне тормышка ашырырга җай чыгар. Акчаны юкка сарыф итмәгез, зур әйберләр алмый торыгыз.

Үгезбозау. Белемегезне, рухи дөнь­ягызны баету өчен яхшы вакыт. Акчаны таба да, дөрес итеп тота да белерсез. Бу айда сатып алынган әйбрләр озак хезмәт итәчәк. Ай ахырында бераз киеренкелек булуы мөмкин, кемгәдер ярдәмегез кирәк булыр.

Игезәкләр. Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга бай булыр. Максатларыгызга ирешү тирә-юньдәгергә бәйле. Бу сезнең өчен яхшырак та әле, чөнки әлеге йолдызлыкта туганнарга күп очракта тәвәккәллек җитеп бетми, якыннарыгыз сезгә көч биреп, алга этәреп торачак.

Кысла. Айның беренче яртысы мәшәкатьлерәк булыр. Күп нәрсә ачуыгызны китерер. Шуңа да үзегезне кулда тоту, юк-барга игътибар итмәскә өйрәнү бик тә мөһим. Аның каруы айның икенче яртысы сөендерер. Күптәнге әҗәтегезне кайтарып алырсыз яисә көтелмәгән керем булыр.

Арыслан. Тормышыгызны авырайткан нәрсәләрдән котылырсыз. Иңегездә канатлар тойгандай булырсыз. Күңел күтәренкелеге эшегездә дә чагылмый калмас. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр, яңа дуслар барлыкка килер.

Кыз. Яхшы үзгәрешләр, уңай борылышлар ае. Бар көчегезне бер йодрыкка туплап, алга барыгыз. Язмыш сезгә күңелле сюрпризлар әзерли. Идея­ләре­гездән баш тартмагыз, алар сезгә уңыш китерер. Уңышка ирешү өчен үзегезгә дә тырышырга туры килер.

Үлчәү. Киң офыклар ае. Ниятләр тормышка ашкан ай. Идеяләр ташкыны бөтереп алыр. Беренче адымны гына ясавы авыррак, аннары бар да үзеннән үзе тәгәрәячәк – сездән бары тәвәккәллек кенә сорала.

Чаян. Перспективалы башлангыч­лар, тормышны башка юнәлешкә борып җибәрердәй үзгәрешләр көтелә. Түземле булыгыз, үз җае белән бар да рәткә салыныр. Бу үзгәрешләрне язмышның бүләге дип кабул итегез, сез дөрес юлда.

Укчы. Яңалыкларга әзер торыгыз. Әгәр дә үз ярыгызны тапмаган булсагыз, менә хәзер табачаксыз. Тормышыгыздагы кара полоса тәмамланып, ак полоса башлана. Үзгәрешләр үз көчегезгә ышаныч, ныклык та алып киләчәк.

Кәҗәмөгез. Уңыш ае. Күп кенә хыялларыгыз нәкъ шушы айда чынга ашар. Тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Барысын да үзләре хәл итәргә күнеккән «кәҗәмөгез»ләр үзгәрешләрне өнәмәсә дә, алар сезнең файдага.

Сукояр. Теләсә нинди мәсьәләне җиңел генә чишә алырсыз. Бу сәләтегезгә үзегез үк гаҗәпләнерсез хәтта. Сәлә­тегезне күрсәтү, абруй казану өчен җай чыгар. Өстәмә акча чыганагы барлыкка килер. Бу чыганакның иҗатка бәйле булуы ихтимал.

Балык. Тормышыгызны яхшыга үзгәртү өчен уңай чор. Мөмкинлекләре дә чыгарга тора. Эш алыштырырга, яңа эш башларга теләүчеләргә шушы айда активрак буларга киңәш итә йолдызлар.
Читайте нас: