Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 апрель 2018, 13:52

Уңыш мул булсын дисәң...

Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, чөгендер, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада тоталар

Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый.
Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге үскән түтәлләрне чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.
Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда борынлаталар.
Апрельнең икенче яртысында көзен туңга казып калдырылган түтәлләрне тырмалап дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм сайрак итеп кабат казып чыгалар.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, чемчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.
Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерешле кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.
Читайте нас: