Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 апрель 2018, 13:58

Үзгәрешләр чоры

Кучкар. Күпне эшләп, күпкә ирешергә өлгерерсез. Яңалыклар, мәгълүматлар берсе артыннан берсе килеп кенә торачак. Яңа танышыгыз барлыкка килер, белемегезне арттырырга тәкъдим итәрләр.

Үгезбозау. Иҗади сәләтегез ачылыр һәм үзегез дә көтмәгән уңышларга ирешерсез. Әмма бар да шома гына бармас, кө­чегезне дә түгәргә туры килер. Ай башында танышкан кешегез киләчәктә якын дустыгызга әверелергә мөмкин.

Игезәкләр. Тормышыгызның истә калырлык чоры булыр. Ике юл чатында калгандай тоярсыз үзегезне: ияләнгән урында калыргамы, яңалыкка таба атларгамы? Яңалыкны сайласагыз, отылмассыз.

Кысла. Хыялларыгызны тормышка ашыру форсаты чыгар. Башкалар фикеренә бәйле булган Кыслалар үз мөстә­кыйль­лекләренә үзләре үк аптырар. Хаталардан курыкмагыз.

Арыслан. Иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Үз артыгыздан ияртү сәләте тагын да ныграк ачылыр. Иң кирәкле мизгелдә иң кирәкле кеше белән очрашырсыз.

Кыз. Көндәшләрегезне дөрес бәяләп, дөрес адымны ясый алырсыз. Моңарчы койрык булып сөйрәлеп килгән эшлә­регездән җиңел генә котылу мөмкинлеге бар.

Үлчәү. Тормышыгызның иң уңыш­лы чорына аяк бастыгыз. Дәр­маныгыз көчле, сүзегез үтә торган вакыт. Тормышыгызга яңалык кертергә теләсәгез, аны хәзер хәл итәргә кирәк. Уңыш капкасы ачык, тәвәккәллек кенә җитеп бетми.

Чаян. Тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга бай. Үз алдыгызга кыю максатлар куюдан курыкмагыз. Көт­терсә дә, уңыш барыбер киләчәк. Ниндидер кызыклы тәкъ­дим алырсыз, финанс ягыгыз җайланыр.

Укчы. Көчегезнең артуын тоярсыз, үз-үзегезгә ышаныч барлыкка килер. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр ачылыр, зур җаваплылык йөкләрләр. Әмма моның шәхси тормышка йогынтысы да булмый калмас.

Кәҗәмөгез. Карарларны тиз һәм дөрес кабул итә белүегезнең әҗерен кү­рерсез. Яңа эш башлау, яңа белем үзләштерү өчен бик яхшы вакыт. Күңелегезгә рәхәтлек бирә торган үзгәрешләр булыр.

Сукояр. Тормышыгызга җитди үзгә­решләр кертү теләге көчәя. Киләчәккә төзегән планнарыгыз дөрес, әмма аларны чын итү өчен түземлек кирәк. Алай да уңыш үкчәгезгә бастырып килә.

Балык. Эчке тоемыгыз искиткеч. Эшегез барып чыксын дисәгез, иң элек үзегезне тыңлагыз. Вак-төяккә игътибар итүдән тыелырга өйрәнсәгез, тормышыгыз шунда ук ямьләнеп китәчәк.
Читайте нас: