Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 Май 2018, 12:19

Уңышлы ай

Кучкар. Компромисска һәм киле­шүләргә барырга туры киләчәк. Үз фике­регездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз бе­лән хушлашырга туры килмәгәе. Кире­ләнердән элек, вазгыятькә икенче яктан карагыз.

Үгезбозау. Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.

Игезәкләр. Вакыйгаларга бай ай. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу ай барлык кирәкмәгән нәр­сәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәк­мәгән киемнән, күңелне борчыган уйлардан, яман гадәтләрдән...

Кысла. Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу ай тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.

Арыслан. Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз.

Кыз. Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

Үлчәү. Уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә, якын дустыгызны югалтырсыз.

Чаян. Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә миһербанлык күрсәтер.

Укчы. Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип, кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны биз­мәнгә салырга туры килмәгәе.

Кәҗәмөгез. Мәшәкатьле, әмма уңыш­лы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючән­легегез һәм җитезлегегез ята. Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер.

Сукояр. Айның беренче яртысы зур әйберләр сатып алу, ниндидер килешү төзү яки мөһим эшләргә алыну өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.

Балык. Уңышны койрыгыннан эләктерә торган ай бу. Язмыш сезгә бик күп мөм­кин­лекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз.
Читайте нас: